Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Әнием чәе» волонтерлары фронтка 1000 пакет шифалы чәй җибәргәннәр

Волонтерлар “Әнием чәе”н җирле урманнар һәм бакчалардан җыелган шифалы үләннәрдән әзерли.

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә оешкан “Әнием чәе” волонтерлык хәрәкәте активистлары июль аенда фронтка 10 000 пакет шифалы үлән чәе әзерләп җибәргәннәр. 

Үткән атнада мөслимәләр өй күчтәнәчләре белән бергә 5 мең пакет чәйне “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фондына илтеп тапшырганнар. Фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин, күчтәнәчләрне шәхсән үзе кабул итеп, хатын-кызларга ихлас рәхмәтләрен белдергән. 

Аңа кадәр исә шулай ук 5 мең пакет чәй һәм татлы шоколадларны хәрәкәт әгъзалары “Хәрби туганлык” оешмасына илткән булганнар. Оешма җитәкчесе Зиннур Мотаһиров игелекле күңелле ханымнарга “Татарин” позывнойлы сугышчының җылы теләкләрен җиткергән. 

Волонтерлар “Әнием чәе”н җирле урманнар һәм бакчалардан җыелган шифалы үләннәрдән әзерли. Чәйнең файдасы һәм хуш исе саклансын өчен, алар ваклап, дөрес итеп киптерелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев