Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Авыл ипотекасын 3 процент ставка белән бирә башлый торган банк ачыкланды

2020 елның 1 гыйнварыннан авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлады.

Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлдә, дип яза Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге. Авыл ипотекасының төп бурычы – авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын дәүләт ярдәме белән яхшырту.

 

Шул уңайдан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән «Россельхозбанк» субсидияләр бирү турында килешү төзеде. “Россельхозбанк”ка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле килешүләр төзелгәннән соң, кредит оешмалары потенциаль заемщиклардан заявкалар җыю һәм эшкәртү эшен башлыйлар, ә министрлык аларның реестрын раслый, бу вәкаләтле банкларга халыкка ташламалы ипотека бирә башлау мөмкинлеген бирәчәк.
Механизмны 2020 елның мартында гамәлгә ашыра башлау күздә тотыла. «Федераль бюджет турында»гы закон нигезендә быел ташламалы авыл ипотекасын финанслау күләме 1 млрд сум булачак.

Кредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1%тан – 3%ка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка кредит алучының шәхси иминләштерелүе шартларында гамәлдә була.

Ташламалы кредит күләме Россия Федерациясе авыл территорияләре өчен 3 миллион сум булачак, Ерак Көнчыгыш федераль округыннан тыш, аларныкы – 5 миллион сум.

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avyl-ipotekasyn-3-protsent-stavka-beln-bir-bashlyy-torgan-bank-achyklandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев