Башкортостаннан 26 яшьлек Илдар Нурлат хәрби комиссариатында контракт килешүе төзеде
Хәрби комиссариатта кандидатларны иң ихтыяҗлы һәм югары технологияле хәрби белгечлекләрнең берсе булган пилотсыз очу аппараты операторларына контракт буенча хезмәткә кабул итү эшчәнлеге дәвам итә.
Әлеге вакансия язмышларын армия белән бәйләргә теләгән татарстанлыларны гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә җәлеп итә.
Аларның берсе – Башкортостаннан 26 яшьлек Илдар. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ул хокук саклау органнарында патруль-пост службасы инспекторы булып эшләгән. Әмма хәзерге шартларда алгы сызыкта булырга тиешмен дип хәл иткән. Пилотсыз очу аппаратлары операторы булу мөмкинлеге турында белгәч, һич икеләнүсез нәкъ менә Нурлатта контракт килешүе төзергә булган.
“Үз күнекмәләремне илебез өчен мөһим булган урында кулланырга телим. Оператор булып хезмәт итү – бу җаваплылык кына түгел, югары технологияләр белән эшләү дә, бүген алар яу кырында күп нәрсәне хәл итә. Мине сезнең төбәктә контракт шартлары һәм өстенлекләр җәлеп итте. Биредә мин тиз арада кирәкле белгечлекне үзләштерү һәм илебезгә файда китерү мөмкинлеген күрдем”, – дип уртаклашты контрактчы.
Мондый ир-егетләрнең гаскәрләргә кабул ителү шартлары максималь кыска һәм уңайлы булсын өчен, безнең хәрби комиссариатта бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
“Без гадиләштерелгән схема буенча эшлибез. Документларны рәсмиләштерү, шул исәптән медицина комиссиясе узу да кандидатларның бары берничә сәгать вакытларын ала. Нурлатта булган дәвердә без аларны торак һәм тулы канлы туклану белән тәэмин итәбез, хезмәт итү урыннарына кадәрге юлларын кайгыртабыз”, – дип сөйләде хәрби комиссариат бүлекчәсе начальнигы Рәзимә Зардинова. Нурлат районының хәрби комиссариаты максатчан, техник грамоталы һәм хәрби хезмәткә әзер булган ир-егетләрне көтә.
“Әгәр дә сез үзегездә илебезнең иминлегенә өлеш кертү теләге тоясыз икән – беренче адым ясагыз”, – диләр биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев