Берлек-Михайловкада геройлар истәлегенә куелган һәйкәл реставрациядән соң ачылды
Елаур авыл җирлеге составына керүче Берлек-Михайловка авылында һәлак булган сугышчы-якташларга куелган һәйкәлне ачу тантанасы узды.
Авылдагы мемориаль комплексының үзәге булып торган һәйкәл, масштаблы капиталь ремонттан соң, халык алдында яңарган күренештә пәйда булды.
Обелискны торгызу инициативасы белән авыл халкы чыккан. Әлеге идеяне җирле халык кына түгел, ә хәзерге вакытта республиканың төрле почмакларында яшәүче якташлары да күтәреп алган. Бердәм тырышлык белән кирәкле сумма җыелган, шуның аркасында монумент тулысынча тәртипкә китерелгән: ташы яңартылган, элементлары буялган, территориясе төзекләндерелгән.
Һәйкәлне ачу тантанасына җирле хакимият, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм, әлбәттә инде, фронтовикларның туганнары җыелган. Кызыл тасманы кисү хокукы Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Николай Липатовка һәм Елаур авыл җирлеге башлыгы Павел Сандиряковка бирелгән. Рәсми затлар авыл халкына актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдергәннәр.
Җыелган халык өчен “Палан” иҗат коллективының чыгышы үзенчәлекле бүләк булган. Вокалистлар сугыш елларының йөрәккә үтә торган җырларын башкарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев