Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Биккол авылында Балык тоту фестивале үтте

Ул авыл халкы һәм читтән кайтучылар өчен зур бәйрәм булып узды.


Җәй – табигатьтә ял итү өчен менә дигән вакыт! Эссе көннәрдә су буенда аеруча да рәхәт. Биккол авылының нәкъ уртасында урнашкан Урта күл тирәсендә дә бу җәйдә кеше өзелми, аеруча бала-чага су буена кармакларын алып еш ашыга, чөнки узган җәйдә генә бикколлылар күлгә күпләп яшь балыклар җибәргәннәр иде һәм бер ел дигәндә алар, үрчем биреп, шактый көрәергә дә өлгергәннәр. 2024 елда дәүләт программасы буенча капиталь ремонтланган һәм тирәнәйтелгән сулыкның чиста суы килешкән  күрәсең үзләренә. 
Өстәвенә, авыл халкы ел әйләнәсе җим салып торырга да онытмаган. Күл буена халыкның тартылуын күреп җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә су буенда “Балык, кап, яр буенда ялтырап ят” дип аталган балыкчылар фестивале үткәрергә карар кылган. 

«Моңа кадәр дә Урта күл буенда бәйрәмнәр үткәрергә дигән ниятебез бар иде. Чөнки әле күлебезне ачу тантанасында авылдашыбыз, капиталь ремонтны үткәрү өчен зур тырышлык куйган Алмаз Сәлимович Әхмәтшин биредә парк булдырып, очрашулар, бәйрәмнәр үткәрегез дип нәсыйхәт биргән иде, – ди Биккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Миңнеголова. – Узган елда биредә Алмаз Сәлимович истәлегенә мемориаль такта ачкан идек. Бу бәйрәмебез дә аның хыялларын чынга ашыруга тагы бер адым булсын. Алга таба биредә, тирәсен коймалап алып, парк булдырырга, беседка куярга ниятлибез». 

Тәүге бәйрәм авылдашларда бик зур кызыксыну уяткан һәм төрле яшьтәге 30лап балыкчы катнашында узган. Анда катнашырга дип кайбер һәвәскәр балыкчылар төрле шәһәрләрдән кайту җае да тапкан. Рәүхәт Әхмәтшин белән Марат Әһлиуллин Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәреннән үк кайтып төшкәннәр әнә. Фестиваль исә балачак хатирәләрен яңарткан, гап-гади тал чыбыкларына җеп тагып, биредә балык тоткан вакытларын бүген дә яхшы хәтерлиләр икән әле. 

Нәни балыкчыларга да бәйрәм бик күп матур тәэсирләр бүләк иткән. Кармакка эләккән һәр балык өчен ихлас сөенеп, билгеләнгән вакыт чыгу белән хөкемдарлар янына ашыкканнар алар. Һәм менә иң дулкынландыргыч вакыт – нәтиҗәләр игълан ителгән. Бәйрәмдә иң күп балыкны 12 яшьлек Сәет Закиров тоткан, ә иң эре балыкны шулай ук яшь балыкчы Камил Шәйхетдинов эләктергән булып чыккан. Иң күп сандагы балыкны тотучы титулына кунак малае Хәким Сәфәргалиев лаек булган. 

Оештыручылар катнашучыларга бүләкләрне мулдан өләшкән. 3 яшьлек Сәлим Гәрәев, мәсәлән, иң кечкенә балыкчы буларак бүләк алган. Әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең балалары да аерым бүләкләргә лаек булган. Ярышлар тәмамлангач, катнашучылар һәм бәйрәмне карарга килгән бикколлылар өстәл артында авылның тәҗрибәле балыкчысы Илдус Әндәрҗанов бәйрәмгә кадәр тотып әзерләп куйган тәмле балыктан Галия Саримова пешергән хуш исле уха белән сыйланганнар. Ә балалар әле таралышырга ашыкмаган – алар өчен күбекле дискотека үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев