Бу җәйдә 220 балигъ булмаган нурлатлы Мәшгульлек үзәге аша вакытлыча эшкә урнашкан
Максим Власов белән Никита Шувалов – 2нче мәктәп укучылары, быел 9нчы сыйныфны тәмамлаганнар.
Чыгарылыш имтиханнары артта калгач, яңа уку елына кадәр Нурлат АТПсына вакытлыча эшкә урнашып, акча эшләп алырга булганнар. Биредә аларга кулай, үз яшьләренә ярашлы эш шартлары тәкъдим ителгән.
“Минем өчен бу шундый беренче эш тәҗрибәсе, иң элек әти-әниләрнең акчаларны нинди хезмәт белән табуларын аңлыйсым килде, – дип уртаклашты Максим. – Без биредә автобусларны юабыз, аларны ремонтларга булышабыз, территориядән чүп-чарларны җыябыз. Әле менә предприятие карамагындагы балалар мәйданчыгында чисталык урнаштырдык. Киләчәктә физик булырга ниятләсәм дә, мондый күнекмәләрнең дә тормышымда кирәге чыгуы бар. Ир-ат иң элек куллары белән эшли белергә тиеш, дип саныйм”.
Дусты Никита исә беренче хезмәт чыныгуын узган ел ук, шәһәрнең эре предприятиеләренең берсендә алган булган.
“Анда да шундый ук эшләрне башкардым, әмма АТПда күбрәк ошый, хезмәт хакы югарырак, эш графигы да кулай – иртәнге 9дан көндезге 3кә кадәр. Билгеле, минем өчен бу акча эшләү генә түгел, яңага өйрәнү, төрле эш күнекмәләре алу мөмкинлеге дә. Ә хезмәт хакымны җыеп куярмын дип уйлыйм”, – диде Никита.
Нурлат АТПсы ел саен җәйге каникуллар чорында берничә яшүсмергә эш урыннары тәкъдим итә.
“Быел җәен өч балигъ булмаган нурлатлыны эшкә алдык. Алар, башлыча, автобус гаражларын, ремонтмеханика остаханәләрен, складларны, территорияне җыештыруда катнашалар, диспетчерга документлар тутырырга да булышалар, ремонтчыларның кул арасына керәләр. Билгеле, без аларга авыр эшләр йөкләмибез, лаеклы хезмәт хакы бирергә тырышабыз, – дип сөйләде Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов. – Әлбәттә, балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлеге тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия – алар хезмәт белән табылган акчаларның кадерен белергә, эшләргә өйрәнәләр”.
Предприятиедә генераль директор инициативасы белән матур традиция дә булдырылган – ел саен ул Белем көнендә үзләрендә эшләгән укучыларның мәктәпләренә барып, тантаналы линейкада аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшыра. Моңа аның шәхси тәҗрибәсе башлангыч биргән.
“9нчы сыйныфны тәмамлагач, җәе буе комбайн ярдәмчесе булып эшләгән идем. Бүген дә исемдә, 1 сентябрь көнне колхоз рәисе линейкада бөтен кеше алдында миңа яхшы хезмәтем өчен грамота һәм бер сетка тулы бүләкләр – китаплар, күлмәк һәм башка әйберләр тапшырды. Ул вакытта шундый зур горурлык хисләре кичергән идем, гомерем буена күңелемә уелып калды. Балалар хезмәте матди яктан гына түгел, рухи яктан да теләктәшлек табарга тиеш дип саныйм, шуңа аларны сөендерергә тырышам”, – диде ул.
Мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел июль уртасына балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру һәм тормышка ашыру буенча шәһәр оешмалары белән 16 килешү төзелгән. 200 яшүсмер мәгариф учреждениеләренә, 20се идарәче компанияләргә, “Татспецтранспорт” һәм башка предприятиеләргә урнаштырылган.
“Хезмәт өчен түләүгә җирле бюджеттан 882 мең сумга якын акча бүлеп бирелде. Шулай ук һәр балага төбәк бюджетыннан 2650 сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелә”, – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге директоры Ирек Камалов.
Үзәк эшкә урнаштырган вакытта авыр тормыш хәлендәге балаларның мәшгульлеген оештыруга да игътибар бирә. Ел башыннан әлеге категориягә караган 2 яшүсмер эшле булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев