Чулпан авылында һәлак булган якташлары истәлегенә турнир уздырдылар
Биредә волейбол һәм хоккей буенча истәлек турнирлары 18нче тапкыр узды.
Ярышлар күптәннән инде спорт вакыйгасыннан зуррак мәгънә алды, җиңүгә омтылыш батырлык турындагы хәтер белән кисешкән буыннар очрашуы булып үтә ул.
Турнир Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Рәис Вәлиәхмәтов, шулай ук махсус хәрби операциядә башларын салган Александр Малыгин, Ильяс Нуруллин, Георгий Мельников һәм Сергей Мортазинга багышланган иде. Чараны ачу тантанасында батырлыклары бөтен районга үрнәк булган әлеге геройларның якыннары катнашты. Чулпанлылар быел да турнирны югары дәрәҗәдә оештырганнар, махсус истәлек альбомнары әзерләгәннәр, аларда һәлак булган якташларының тормышы чагылыш тапкан. Ә зур экранда һәркайсының хәрби юлын колачлаган фильм күрсәтелде.
“Улыбыз турындагы хәтернең авылдашлар, ул укыган мәктәп хезмәткәрләре йөрәгендә яшәвенә күңелебез булды. Бүген безнең өчен аеруча дулкынландыргыч көн, – дип уртаклаштылар Ирина һәм Геннадий Мортазиннар, аларның уллары Сергей махсус хәрби операциядә һәлак булган.
Чара кунакларын район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм махсус кунак – Россия Герое Алексей Кораблев сәламләделәр.
“Бүгенге ярышлар спорт чарасы гына түгел, ул аеруча зур мәгънәгә ия. Бу – яшьләр белән бурыч һәм намус турында бердәмлек һәм көч телендә аралашу. Командаларга спорт азарты телим, иң көчлеләр җиңү яуласын”, – дип билгеләп үтте Дамир Азатович.
Җиңүче исеме өчен бу көнне биш волейбол командасы көч сынашты, алар арасында Самара өлкәсе вәкилләре дә бар иде, бу ярышларның географиясе киң булуы турында сөйли.
“Мондый турнирда уенга чыккач, команда өчен генә уйнамавыңны аңлыйсың. Һәр пас, һәр туп – арабыздан киткән егетләргә хөрмәт билгесе ул. Без, ветераннар өчен бу яшьләргә дисциплина һәм үзара ярдәмләшүнең гади сүзләр генә булмавын эштә күрсәтү мөмкинлеге дә”, – дип уртаклашты “Хәрби хәрәкәтләр ветераннары” волейбол командасы капитаны Андрей Прокопьев.
Өлкәннәр волейболда көч сынашкан арада хоккей мәйданчыгында булачак Ватан сакчылары – Чулпан, Киекле һәм Кизләүдән яшь спортчылар арасында ярышлар узды.
“Әлеге турнирга аеруча тырышып әзерләндек. Тренер безгә геройларыбыз турында сөйләде, бүгенге турнир нәкъ менә алар хөрмәтенә уза. Якташларыбыз безнең белән горурлансын өчен җиңү яулау аеруча мөһим иде”, – диделәр Чулпан командасының яшь хоккейчылары.
Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, биредә көчле спортчыларны гына түгел, ел саен турнирны оештыруга өлеш кертүче тугры партнерларны һәм иганәчеләрне дә хөрмәтләделәр.
“Мондый чаралар буыннар арасындагы күпер булып тора. Без киләчәк тормышыбыз өчен гомерләрен биргән егетләребезне истә тотарга тиешбез. Быел да турнирны уздырырга өлеш керткән, теләктәшлек күрсәткән бөтен кешегә дә рәхмәт, – дип билгеләп үтте оештыручыларның берсе, Рәис Вәлиәхмәтовның сыйныфташы Илнур Насыйбуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев