Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Егоркино мәктәбенең “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары картингта узыштылар

Алар бу хокукка бәйгедә җиңү яулап лаек булдылар.

Туризмны һәм автомотоспортны үстерү буенча “Яңарыш” (“Возрождение”) автоном коммерциячел булмаган оешмасы Егоркино мәктәбе укучылары өчен картинг мәйданчыгына сәфәр оештырды. 

Мәктәпнең “Алдынгылар хәрәкәте” бүлекчәсе активистлары анда узган ял көннәрендә юл тотканнар. Әлеге бүләк балаларга Пионерия көненә багышлап үткәрелгән бәйгенең “Яңача Зарничка” номинациясендә җиңү яулаулары өчен бирелгән.

Мәктәп укучылары өчен бу сәфәрне Линар Гарифуллин җитәкчелегендәге “Яңарыш” оешмасы оештырган. Балаларның күпчелеге картинг белән беренче мәртәбә танышканнар: алар машиналар белән идарә итәргә өйрәнгәннәр, трассаны үзләштергәннәр, тизлекне тоеп, зур тәэсирләр алганнар.

Мәктәптә билгеләп үтүләренчә, мондый сәфәрләр балаларны бәйгеләрдә һәм җәмәгать тормышында тагын да активрак катнашырга рухландыра. Укучылар инде яңа җиңүләр өчен планнар кора да башлаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев