Эт асраучы нурлатлылар өчен төп кагыйдәләр
Этләрен урамда контрольсез йөрткән хуҗаларга 1500 сумнан 3000 сумга кадәр административ штраф яный.
Узган ел азагында Яшел Үзән районында 9 яшьлек кыз баланың этләр талаганнан соң һәлак булуы республикада зур шау-шу уятты. Кызганычка каршы, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарында да контрольсез йөрүче этләрне очратырга мөмкин әле, алар ешрак стадионнар, мәктәпләр тирәсенә җыела, балалар артыннан ияреп йөри, аларны өреп куркыта, өерләргә җыелып та узып баручыларга куркыныч тудыра. Ә бит урамдагы бар эт тә йортсыз түгел, араларында хуҗалары булып та контрольсез йөрүчеләре шактый.
"Эт асраучыларга янә бер тапкыр 2018 елның 27 декабрендәге “Хайваннар белән җаваплы эш итү” федераль законы буенча каралган төп кагыйдәләрне искәртәсебез килә",– ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов. – Аның буенча йорт хайваннарын урамда бары тик хуҗаларының ныклы күзәтүе астында гына йөртергә ярый. Җәмәгать урыннарында эт җептә яки авызлыкланган булырга тиеш. Этләрнең үзләрен генә чыгарып җибәрергә ярамый, шул ук вакытта хуҗалар гомумкулланылыш урыннарында йорт хайваннары артыннан үзләре җыештырырга тиеш. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә административ штрафлар салыначак».
Эт асраучылар дүрт аяклы дусларына теркәү үткәрүнең мәҗбүри булуын да исләреннән чыгармасыннар иде. Теркәү этләрнең тиресе астына уникаль номерлы электрон чип кертүне үз эченә ала.
"Этләрне бердәм федераль дәүләт мәгълүмати системасында теркәү белән инде узган ел башыннан шөгыльләнәбез. Бер елдан артыграк вакыт эчендә 1060 эт исәпкә алынды. Якын араларда ветеринарлар шәхси хуҗалыклар буенча вакциналаштыруга чыгачаклар, берочтан йорт этләрен чиплаштыру эшен дә алып барачаклар. Теркәү үткәрүгә каршы килүчеләр турындагы мәгълүматны без ветеринария күзәтчелеге органнарына тапшырачакбыз, андый хуҗаларга штрафлар каралган. Гомумән, республикада 3 айдан зурраграк этләр, нинди токымлы булуларына карамастан, мәҗбүри теркәлү узган булырга тиеш", – ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илнур Хәнәфиев.
Әйтүенчә, бер этне теркәү хуҗаларга 250 сумга төшә. Чиплаштыру процедурасы исә катлаулы түгел, аны ветеринария станциясендә дә үткәрергә була, заявкалар буенча урыннарга чыгу мөмкинлеге дә бар икән. Барлык сораулар белән дә 2-58-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Этләрне урамда контрольсез йөртү яки аларның үз-үзләрен агрессив тотуының шаһиты булдыгыз икән, 8(84345) 3-19-19 номеры буенча шәһәр башкарма комитетына шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев