Февральдә 12 мең татарстанлы грипп һәм ОРВИ белән авырырга өлгергән
Республикабызда сезонлы вирус авырулары – грипп һәм ОРВИ белән йогышланучылар шактый.
Әмма соңгы дүрт атна эчендә башка инфекцияләр белән чагыштырганда грипп йоктыручыларның саны кимегән.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Февральнең беренче атнасында 12 146 кеше респиратор вирус авырулары йоктырган.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә профилактика чаралары турында искәртәләр:
- кулларны даими рәвештә сабын белән юарга яки антисептик белән эшкәртергә (бигрәк тә җәмәгать урыннарыннан соң);
- ютәлләгәндә һәм төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган кәгазь кулъяулыклардан файдаланырга;
- кеше күп җыелган урыннарда битлек кияргә һәм аларны һәр ике-өч сәгать саен алыштырырга;
- бүлмәләрне көненә берничә тапкыр җилләтергә;
- дезинфекция чаралары кулланып, дымлы җыештыру үткәрергә;
- бүлмәләрдә оптималь температураны сакларга (+18 градустан +22 градуска кадәр);
- өшүдән сакланырга һәм һава торышына карап киенергә;
- авыру симптомнары пәйда булса, өйдә калырга һәм табиб чакыртырга.
Автор: Роман Баданов
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев