Яр Чаллы шәһәренең татар милләте сагында торган күренекле шәхесләре Нурлатта булып киттеләр
Иҗади сәфәргә башлангыч биргән сәбәп бик гади – 15 еллап инде Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге татар дөньясында танылу алган якташларын республика район-шәһәрләренә алып чыга. Һәм менә быел чират Нурлатка җиткән.
“Чаллыда бик көчле язучылар оешмасы, милли матбугат үзәге, мәдәният, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре бар, без үз шәһәребездә гөрләтеп яшибез. Әмма Татарстаныбыз бик зур, һәм аларга аның төрле районнарын, шәхесләрен күрсәтәсебез, тарихы белән таныштырасыбыз килә, – дип сөйләде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин. – Үземнең бирегә элегрәк берничә тапкыр килгәнем бар иде, ләкин соңгы 7-8 ел эчендә Нурлат шулкадәр үзгәргән – икенче шәһәр кебек. Делегация вәкилләренең 70 проценты исә Нурлатка беренче тапкыр аяк басты, һәм ул аларда зур кызыксыну уятты”.
Бу көнне иртәдән сибәләп яуган яңгыр да бер автобус тутырып килгән дүрт дистәдән артыграк милләттәшебезгә шәһәребезнең тормышы, аның истәлекле урыннары белән танышу өчен киртә була алмады. Сәфәр маршруты Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеен, Бөек Ватан сугышы Геройларына багышланган урам галереясен, “Нефтьчеләр” скверын, Габдулла Кариев һәйкәлен һәм башка тарихи нокталарны колачлады.
“Нурлат халкының якты күңелле, ачык йөзле, тырыш икәнен белеп яши идек. Шәһәргә килеп керү белән аның кунакчыллыгы да әсәрләндерде. Һәр төбәкнең үзенә генә хас мактанырлык, горурланырлык әйберләре була. Бай тарихлы музейны шаккатып карап йөрдек, искиткеч матур итеп эшләнгән. Бу истәлекләр күңелләребездә озак еллар сакланыр, дип уйлыйм”, – дип уртаклашты ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Резеда Ганиева.
Хәер, һәркайсы югары исемнәргә, дәүләт бүләкләренә ия күренекле чаллылыларга Нурлат халкын үз иҗади казанышлары белән таныштыру форсаты да чыкты: “Грани” мәдәни-ял үзәгендә ике шәһәр арасындагы дуслык күперен тагын да ныгыткан ихлас очрашу булды. Сәхнә берничә сәгатькә татар сүзе һәм милли моңнары дәрьясына күмелде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең дә катнашуы аңа тагын да зуррак дәрәҗә өстәде.
“Бүгенге көннең иң зур һәм әһәмиятле вакыйгасы – Нурлатта, чөнки бирегә татар дөньясының каймагы булган иң көчле вәкилләре килде. Күңелегездә милләтебезнең киләчәге турында шикләр булса, бетсен алар, чөнки безнең асыл шәхесләребез бар. Ә бер шәхес мең шәхес тәрбияли. Бүген алар салган орлыклар Нурлатта да үсеш алыр, дип өметләнәбез”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов.
Ирек Илдусович биредә үк татар халкының телен, мәдәниятен саклауга зур өлеш кертүче бер төркем нурлатлыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
ТР Язучылар берлеге дә якташларыбызга саллы бүләкләр әзерләгән иде: әдипләребез Илдус Диндаров һәм Фәүзия Мөхәммәтова Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган истәлек медальләре белән билгеләп үтелделәр. Шундый ук медальгә район башлыгы Дамир Ишкинеев, ә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәүтдинова Рәхмәт хатына лаек булдылар.
“Иҗатымны шулай югары бәяләүләре өчен рәхмәтлемен, – дип уртаклашты шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Мөхәммәтова. – Әдәбият сөючеләр өчен безнең төбәктә моңарчы булмаган яңа форматтагы, искиткеч чара узды. Нурлат җирлегендә бик хикмәтле иҗат орлыклары салынды, дип уйлыйм. Һичшиксез, алар шытып чыгар”.
Кунаклар якты хисләр белән кайтыр юлга чыктылар. Бәлки алар биредә алган матур тәэсирләрен куен дәфтәрләренә теркәп, үзләренең иҗат җимешләрендә Нурлат җирен тагын да танытырлар. Бу – киләчәк эше. Ә менә Нурлатта яшәүче халыкларның бердәмлеге символы булган “Дуслык кубы” сувениры исә аларга районыбызны озак вакытлар исләренә төшереп торачак әле. Аны һәм район башлыгының Рәхмәт хатын аларга Әлфия Галәүтдинова тапшырды.
“Мондый очрашулар күркәм традициягә әверелеп, әдәбимилли рухтагы очрашуларны тагын үткәрергә насыйп булсын”, – дип үз теләкләрен дә җиткерде ул.
Димәк, яңа очрашуларга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев