Игезәкләрне мәктәпкә җыендыру күпмегә төшә?
ХӘБӘРЛӘР

Игезәкләрне мәктәпкә җыендыру күпмегә төшә?

Быел Нурлаттан Ландыш һәм Ленар Мәрвиевлар гаиләсендә үзенчәлекле вакыйга – мәктәп партасы артына ике балалары бергә утырачак.


Игезәкләр Мәдинә белән Данияр 1 сентябрьне түземсезлек белән көтә, ә әти-әниләре мәктәпкә әзерлеккә аеруча җитди караган. 

Күпчелек гаиләләрдә мәктәп кирәк-яраклары һәм форма өлкән балалардан кечкенәләренә калса, Мәрвиевларның андый мөмкинлеге юк, чөнки балалар – игезәкләр, шуңа күрә һәркайсына барысын да яңаны алырга кирәк. 

“Заказ ясарга тиешле әйберләр исемлеге ике бит булды: форма, алмаш аяк киеме, спорт костюмнары, портфельләр һәм канцелярия. Барысы да икешәр кирәк”, – ди әниләре Ландыш. 

Мәктәпкә әзерләнүне алдан ук башлаганнар. Әле җәй башында ук Ландыш Илһамовна маркетплейсларда һәм интернет-кибетләрдә бәяләрне күзәткән. Самара яки Казанның эре сәүдә үзәкләренә барып кайтырга дигән ниятләре дә булган, ләкин башта җирле кибетләрнең берсенә керәсе иткәннәр. Һәм ялгышмаганнар. 

“Монда кирәкле әйберләрнең барысын да таптык. Консультантлар киңәш бирде, сайларга булыштылар, шуңа күрә бернинди проблема да булмады”, – дип уртаклашты ул. 

Ике балага мәктәп формасы сатып алыр өчен 25 мең сумнан артыграк акча киткән. Бу суммага күп әйбер кергән: Мәдинәгә – өч блузка, мәктәп сарафаны, чалбар һәм жакет, Даниярга – өч күлмәк һәм костюм. Боларга өстәп һәркайсына спорт формасы һәм бантлар, галстук, гольфлар кебек аксессуарлар да алынган. Гаилә якын араларда портфельләр, аяк киемнәре һәм җитеп бетмәүче канцтоварларны сатып алырга планлаштыра. 

Сүз уңаеннан, мәктәп кирәк-яракларына бәяләр шактый кулай булып кала. Мәсәлән, ручканы – 4, 18 битле шакмаклы дәфтәрне – 16, бетергечне – 12 сумнан сатып алырга мөмкин, дәфтәрләр өчен тышлыклар комплекты якынча 300 сум тора. 

ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Нурлат филиалы белгечләре әти-әниләргә мәктәп формасын һәм рюкзакны дөрес сайлау кагыйдәләрен искәртә. Киемгә бәяләр сыйфатка карап нык аерылырга мөмкин, ләкин сүз балаларның сәламәтлеге турында барганда, экономияләргә ярамый. Форма сатып алыр алдыннан тукыманың составын тикшерегез. Табигый материалларга яки табигый сүсләрнең югары процентлы катнашмаларына өстенлек бирү яхшырак. Исен дә һичшиксез тикшерегез: көчле химик ис куркыныч буяулар кулланудан булырга мөмкин. Сатучыдан тукыманың куркынычсызлыгын раслаучы документларны сорый аласыз. Һәм иң мөһиме – үлчәмен дөрес сайлагыз: балага утырырга һәм йөрергә уңайлы булырга тиеш, чөнки аңа шул форманы киеп, көненә берничә сәгать үткәрергә туры киләчәк.

 Мәктәп рюкзагына килгәндә, аның авырлыгы 700 граммнан артмасын. Рюкзакның арткы ягы каты, көйләнелүче лямкаларының киңлеге 4-4,5 см.дан ким булмасын, арткы, алгы ягында һәм ян-якларында ут кайтара торган элементлар булу мөһим. Беренче һәм икенче сыйныф укучылары өчен дәреслекләр белән бергә рюкзакның гомуми авырлыгы 1,2 кг.нан артмаска тиеш. 

“Дөрес сайланган рюкзак гәүдә торышына уңай йогынты ясый, ә табигый тукымалардан тегелгән кием уңайлы микроклиматны тәэмин итә”, – ди белгечләр.


 


Нет комментариев