Иске Чаллыда чыккан янгында батырлык кылган нурлатлыларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды
Владимир Захаров тизрәк янгын җиңсәсен бирә, Юрий Гаврилов, авылдашының гомерен саклап калу өчен, кыюларча утка ташлана.
Иске Чаллыда бер кеше һәлак булган янгын ике атна элегрәк чыккан иде. Әлеге фаҗига бөтен авылны тетрәтте. 125нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре сүзләренә караганда, җирле халык профессиональ расчетлар килгәнче янгынны сүндерергә һәм ир-атны коткарырга тырышкан. Юрий Гаврилов өчен ярдәм кулы сузу – гадәти эш. Әйтүенчә, җәен яисә кышын булсынмы – беркайчан да юлда бәлагә тарыган кеше яныннан үтеп китми. Үзе ул машина йөртүче булып эшли, шуңа күрә һәрвакыт юлда.
“Юлларда төрле хәлләр, шул исәптән аварияләр дә була. Машиналарны кар көртләре эченнән, юл кырыеннан тартып чыгарырга да туры килгәләде”, – дип уртаклашты ул.
Юрий гаиләсе белән Нурлатта яшәсә дә, тумышы белән Иске Чаллы авылыннан. Ул көнне ялы булганга, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итү өчен, авылга кайткан. Нәкъ менә шул вакытта ир-ат куе төтен күреп ала – бер урам аша йорт яна торган була. Барлык эшләрен дә ташлап, ул шунда йөгерә.
“Янгынны сүндерә башладык. Шунда Зина апа иренең эчтә булуын хәбәр итте, һәм мин аны алып чыгарга булдым, – дип искә ала Юрий. Әлеге коточкыч минутлар турында ул гади генә, көндәлек хәл итеп сөйли. Бәлки кеше кайгысы яныннан тыныч кына үтеп китә белмәгәнгәдер. – Кулыма җеп бәйләп, противогаз алдым һәм йортка кердем. Куркыныч булмады. Башымда бер генә уй иде – кешене коткарырга, алып чыгарга кирәк. Табып алгач, култыгыннан тоттым да, чыгу юлына таба сөйри башладым... Әмма, кызганычка каршы, соң иде инде...”
Юрий Гаврилов өйләнгән, ике бала тәрбияли. Хатыны бу хакта белгәч, әлбәттә, тормышын куркыныч астына куйганы өчен ирен бераз битәрләп тә алган – өйдә аны ике яшьлек улы һәм өч айлык кызы көтәләр бит. Әмма, һичшиксез, ул үз герое белән горурлана.
Владимир Захаров Нурлат урман хуҗалыгының урман янгыннарын сүндерү станциясендә машина йөртүче булып эшли, Иске Чаллыда яши.
“Янгын турында сигнал керде, һәм мин шунда ук урынга чыгып киттем. Техникабыз һәрвакыт әзер – бензин да, су да бар, – дип сөйләде ул.
Владимир Захаров ирекле янгын сүндерү командасы әгъзасы да. Ул көнне кизү торучы барлык ирекле янгын сүндерүчеләр дә яна торган йорт янына оператив рәвештә килеп җиткәннәр.
“Янгынның төп учагын без сүндердек, аннары Нурлаттан коткаручылар килеп җитте. Янгыннарны еш сүндерергә туры килгәне бар: мин урман хуҗалыгында 35 ел эшлим, шуның 15 еллабын урман янгыннарын сүндерү станциясендә машина йөртүче булып. Янгын куркынычы чорында без һәрчак уяу, төннәрен дә кизү торабыз”, – ди ул.
Өйдә Владимир Николаевичны тормыш иптәше көтә. Захаровларның балалары зур инде, оныклары да бар.
Һәр янгынның үз сәбәбе бар. Ел башыннан Нурлат районында 20 янгын чыккан. Бу узган елның шул чорына караганда 6 очракка кимрәк булса да, тынычлану өчен сәбәп түгел. Янгыннарның күпчелеге элеккегечә үк шәхси секторга карый. Хуҗалары вакытында куркынычсызлыкны кайгыртсалар, аларны булдырмый калырга да мөмкин булыр иде.
«10 ел дәвамында ел саен Татарстан Рәисе программасы буенча автоном янгын турында хәбәр биргечләр урнаштырыла. Әлеге максатларга район бюджетыннан да өстәмә акчалар бүлеп бирелә», – дип хәбәр итте районара күзәтчелек бүлеге начальнигы Әлмарис Талипов.
Әйтүенчә, ел саен билгеле бер категория нурлатлыларның йортларында 300ләп прибор урнаштырыла, якын араларда тагы шундый 200 данә хәбәр биргеч кую планлаштырыла.
«Иске Чаллыда янгында һәлак булган кешенең өендә шундый хәбәр биргеч урнаштырылган булса, янгын чыгуын күпкә алданрак белеп алган булырлар иде. Аның тавышы бик көчле. Беренче стадиядә утны үзләре сүндерү өчен 2-3 чиләк су да җитәр иде, мөгаен, хуҗа да исән калган булыр иде», – ди районара бүлек начальнигы.
Әлмарис Талипов әйтүенчә, 10 ел эчендә автоном хәбәр биргечләр үзләренең нәтиҗәлелекләрен гамәлдә күп тапкырлар исбатлаганнар инде. Алар ярдәмендә кешеләр ут кабуын вакытында күреп алып, аны сүндергән һәм зур булмаган матди зыян белән генә котылып калган очраклар никадәр бит. Әлеге гап-гади иминлек чарасы турында һәркайсыбыз уйлансак иде.
Ә Юрий Гаврилов белән Владимир Захаров бу атнада шәһәр планеркасына чакырылганнар иде. Район башлыгы Дамир Ишкинеев янгын сүндергәндә күрсәткән кыюлыклары өчен аларга мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Аларның бу гамәле батырлык һәм кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларның ял көннәре булмавына тагы бер дәлил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев