Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Киекле мәктәбе укучысы Азиза Казакова илкүләм олимпиадада уңыш яулады

Ул Д.И.Менделеев исемендәге XXII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесендә призлы урын яулады,


Бәйгенең финал этабы Мәскәү шәһәрендә узган. 9 сыйныф укучысы  Азиза “Әдәбият белеме” секциясендә “А.С.Пушкинның “Евгений Онегин” романында кием-салым” эше белән чыгыш ясаган һәм 40 катнашучы арасында өченче урынга лаек булган. Бәйгегә исә бөтен Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә 1200ләп эш кабул ителгән.

“Азиза рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, республика бәйгеләрендә уңышлы катнаша. Д.И.Менделеев исемендәге бәйгенең декабрьдә узган төбәк этабында икенче урынны яулады һәм шул рәвешле Мәскәүгә чакыру алды. Бу уңышы аңа яңа үрләр яулау өчен зур стимул һәм башкалабызның кайбер уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар да бирә”, – диде Азизаның фәнни җитәкчесе, Киекле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Наумова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев