Киекле мәктәбе Белем көнендә үз укучыларын зур үзгәрешләр белән каршы алачак: җәйге каникуллар чорында биредә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды.
Эшләр “Мәктәп ашханәләрен модернизацияләү” республика программасы буенча 7 миллион сумга башкарылган.
Пешекче Ләйсән Веретенникова бирегә күптән түгел генә эшкә урнашкан әле, һәм хезмәт юлын яңа урында шундый уңайлы шартларда башлап җибәрүенә сөенеп бетә алмый.
“Кызым белән улым бу мәктәптә белем алалар, шуңа күрә моңа кадәрге ашханәне күргәнем бар иде, – дип уртаклашты ул. – Яңа кухня күз явын алырлык, барысы да бик ошый. Бөтен җиһазлар да заманча, иң мөһиме – яңа плитәләр һәм ризыкны тиешле температурада тотарга мөмкинлек бирә торган мармитлар куелган, димәк, балалар теләсә кайсы вакытта кайнар ашлар белән тәэмин ителәчәк”.
Эшләрне тормышка ашырган “Татриэлтстрой” подрядчы оешмасы генераль директоры Илнур Сәлахов әйтүенчә, модернизация барышында биналарга санитар-эпидемиологик нормалар буенча тулы ремонт ясалган, технологик җиһазлар алыштырылган. Нәтиҗәдә, азык-төлек блогы ике ай эчендә танымаслык булып үзгәргән: биредә ризык әзерләүнең барлык процесслары да көйләнгән, ә ашханә тагы да ямьләнгән һәм функциональлеге дә арткан.
“Азык-төлек бло - гын капиталь ремонтлау күптөрле эшләрне колачлады: түбә, идәннәр, стеналар, керү төркеме яңартылды, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды... Канализация системасын урамга чыга торган итеп ясадык, моңа кадәр ул булмаган. Моннан тыш, азык-төлекне саклау, ризыкларны эшкәртү өчен өстәмә бүлмәләр, әйтик, ит цехы булдырылды. Җиһазларны исә Роспотребнадзор белгечләрен чакыртып, СанПиН буенча урнаштырдык”, – дип сөйләде Илнур Рәфыйкович.
Подрядчының мәгариф оешмаларының азык-төлек блокларын ремонтлаудагы тәҗрибәсе зур, узган елларда интернат-мәктәп, шәһәрнең 1, 3, 4нче мәктәпләре ашханәләре аларның оста куллары аша үткән булган. Гомумән, программа гамәлгә кергәннән бирле районыбызда 10нан артыграк мәгариф оешмасының ашханәләре яңарган.
Яңа уку елында Киекле мәктәбе парталары артына 88 укучы утырачак, аларның 8е өчен кыңгырау беренче мәртәбә яңгыраячак. Биредә киеклелеләрдән тыш, Кизләү, Богдашкино, Үрнәк авылларыннан килеп белем алучы балалар да бар.
“Мәктәбебез яңа ашханәгә генә түгел, сыйфат һәм иминлекнең иң югары стандартларына җавап бирә торган заманча туклану үзәгенә ия булды. Без авыл мәктәпләре проблемаларына игътибар күрсәтелүе өчен бик рәхмәтлебез”, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Гүзәлия Абдрахманова азык-төлек блогын ачу тантанасында.
Мәктәп коллективы һәм укучыларның шатлыгын бу көнне район башлыгы Дамир Ишкинеев белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да уртаклаштылар.
Нет комментариев