Кизләүдә Авыл көне гөрләп узды
Авыл көнендә мәртәбәле кунаклар, танылган артистлар катнашты.
Кизләүлеләр быелгы бәйрәмне аеруча көтеп алды. Чөнки, махсус хәрби операция башлангач, Авыл көне өч ел рәттән үткәрелми торган иде бит. Инде быел үткәрергә кирәк дигән уртак карарга килгәч тә, көчле яңгырлар явып тору аркасында, аның вакытын ике тапкыр күчерергә туры килде. Һәм менә узган атна азагында авылның ямьле Умарталык аланы кизләүлеләрне үзенә җыйды.
“Авыл көне кебек матур традициябезне югалтасыбыз килмәде – халыкны очраштыра, күрештерә, берләштерә торган бәйрәм бит. Бәйрәм үткәрү тәкъдиме белән авылдашлар төркеменә язган идек, халык күтәреп алды. Озак та үтми авылда яшәүчеләр һәм читтә яшәүче авылдашлардан акчалар килә дә башлады, – ди бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе Рәфис Ганиев.
Кемдер – 5, кайсылары – 10, 25шәр мең сум акча җибәргән, Казанда яшәүче 3 авылдашлары бәйрәмне үткәрергә 50 мең сумлык бүләкләр төяп кайткан... Кайберәүләр бәйрәм мәйданын әзерләү, сәхнә көйләү, уен җиһазларын урнаштыруда бердәм булып катнашкан, кайсылары артистлар белән элемтәгә чыккан... Исмоиловлар көрәш батырларына дип үз хуҗалыкларыннан – ике тәкә, Ганиевлар бозау алып килгән. Бердәм булып алынгач, зур бәйрәмнең әзерлек мәшәкатьләре дә күңелле мәшәкатьләргә әверелгән. Шуңа да, мөгаен, Авыл көне үзе дә ихлас, күңелле һәм чын халык бәйрәме булып, мәртәбәле кунаклар, республика артистлары катнашында узды.
Сәхнәдән халыкны район башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләп, бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, Бөтендөнья татар конгрессының ТР территорияләре белән эшләү буенча комитеты баш референты Миләүшә Госманова юбилярларны бүләкләде. Сәхнәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, ветераннар хөрмәтләнде, иганәчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кизләүлеләр исә бу көнне үзләренең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга җай тапкан район башлыгына авыл
тормышына битараф булмавы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр – соңгы елларда үзәк урамнарның берсенә асфальт җәелгән, ФАП ачылган...
Рәсми өлеш тәмамлану белән мәйданда дистәләгән күңел ачу чаралары, ярышлар башланып китте. Авыш баганага менү, капчык сугышы, бүләк кисү, гер күтәрү, армрестлинг, көянтә белән су ташу, сулы савытларда бию дисеңме... Чып-чын ваннада суга утырып себерке белән бер-береңне “чабындыру” бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, мәйдан буйлап әтәч куарга батырчылык итүчеләр дә табылды. Һәм һәр бәйгедә өчәр призлы урын билгеләнеп, җиңүчеләр бүләкләргә лаек булды. Ә алар мулдан иде. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәмгә дип 200 мең сумга төрледән-төрле бүләк сатып алганнар. Ат чабышларын сагынучылар өчен дә яңа махсус аттракцион әзерләгәннәр булып чыкты – авылдашлары Айнар Әхмәтов тимер торбалар һәм мичкәдән ясаган аны. Тик “атка” утырып финишка җитү генә җиңел түгел, мичкә әйләнә дә китә... Көндезен аның тирәсендә күбрәк малай-шалай әвәрә килсә, кичен 50дән артык ир-егет үзләрен сынап карады һәм бары тик Мәүлет Рәхимов кына финишка барып җитеп, төп бүләкне алды.
Милли көрәш ярышлары да Авыл көненең матур бизәге булды. Биредә көрәшчеләр 4 комплект бүләк өчен көч сынашты. Кунаклар һәм җирле көрәшчеләр арасында икешәр батыр ачыкланды. Кунаклардан зурлар арасында Нурлаттан Марсель Гозәеров баш батыр булып танылса, кизләүлеләрдән Әлфис Ганеев җиңү яулады һәм аңа бүләккә традицион тәкә белән бергә бозау да тапшырылды.
Бәйрәмнең башыннан азагына кадәр мәйданда республиканың танылган җырчылары Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Сиринә Зәйнетдинова, Рәфис Кәлимуллин башкаруында дәртле җырлар яңгырап торды, алып баручы Гөлназ Гайсина бәйрәмнең башыннан азагына кадәр халык арасында булды. Биредә үк бәйрәмнең иң олы катнашучысын, иң ерактан кайткан кунакны ачыкладылар. 93 яшьлек Наҗия апа Зәйнуллина иң олы яшьтәге кунак буларак бүләк алса, Ринат Камалетдинов бәйрәмгә, 7 мең чакрымга якын ара үтеп, Якутиянең Нерюнгри шәһәреннән үк кайткан булып чыкты.
Әнә шулай, Кизләүдә Авыл бәйрәме ерак араларны якынайтты, авылдашларны, якташларны, сыйныфташларны очраштырды һәм һәркемгә ел буена җитәрлек онытылмаслык хатирәләр бүләк итте. Авылдашлар исә кичен янә аланда очраштылар әле, биредә төнгә кадәр кичке Сабантуй гөрләде һәм ул 150 залплы зур салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев