Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Кояшкай” балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган кызыклы танып-белү чарасы үтте.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча җаваплы педагог Алия Мотыйгуллина хезмәттәшләре белән бергә нәниләр өчен саф һавада куркынычсызлык дәресе оештырды. Дәрес автошәһәрчек территориясендә узды, анда балалар уен формасында алган белемнәрен гамәлдә куллана алдылар.

Чара барышында яшь җәяүлеләр юл билгеләрен һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен белүдә ярыштылар, шулай ук җәяүлеләр кичүе аша дөрес чыгу күнекмәләрен күрсәттеләр. Очрашуның иң дулкынландыргыч өлеше флешмоб булды.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУсының Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова чараны оештыруга уңай бәя бирде.

“Педагогларның балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүгә нәкъ менә шундый иҗади якын килүләре бик куанычлы. Саф һавада уен формасында нәниләр иң мөһим кагыйдәләрне күпкә нәтиҗәлерәк үзләштерәләр. Балаларның белеме өчен төп җаваплылык безгә, өлкәннәргә йөкләнә, һәм мондый чаралар – кагыйдәләрне өйрәнүнең шәп ысулы”, – дип билгеләп үтте ул.

Очрашу ахырында Гөлфия Харисовна барлык катнашучыларга файдалы бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев