Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Колбай Мораса авылының Габдулла Кариев музеенда юбилей чараларына әзерлек бара

Быел татар профессиональ театрына нигез салган күренекле якташыбызның тууына 140 ел булачак.

Юбилей елында күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынучыларның тагы да артасына шикләнмиләр биредә һәм кунакларны каршы алырга әзерләнәләр, экспозицияләрне, витриналарны яңарту турында хыялланалар... Әлбәттә инде, экскурсияләрне тагы да кызыклырак, җанлырак итү өстендә дә эшлиләр. Экспонат никадәр генә кыйммәтле һәм кызыклы булмасын, аны кунакларга тәкъдим итүдән дә күп нәрсә тора бит. Әйтүләренчә, музейның штат расписаниесендә экскурсовод дигән һөнәр иясе күптәннән юк инде һәм әлеге вазифаны музей директоры Люзия Вәлиуллина һәм фондларны саклаучы Наилә Гайнутдинова үзләре башкаралар. Узган елда гына да алар 3500ләп кешегә 90нан артыграк стационар һәм күчмә экскурсияләр үткәргәннәр. 

“Алар арасында мәктәп укучылары да, авылдашларыбыз да, Нурлаттан, тирәкүрше авыллардан, районнардан килүчеләр дә күп... Башкалабыз Казаннан да кунакларны, артистларны, туристларны каршы алабыз. Экскурсияләрдә Габдулла Кариевның тормыш һәм иҗат юлы белән бәйле экспонатларны күрсәтеп, аларның тарихы белән таныштырып кына калмыйбыз, алар аша аның татар халкы язмышы өчен җан аткан, аның үсеше өчен бар көчен кызганмаган күренекле шәхес булуы турында да сөйлибез, – ди Наилә Гайнутдинова. – Музеебызда мәдәни һәм тәрбияви чаралар уза, аларда авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары да актив катнаша. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче авылдашларыбызны Батырлык дәресләренә чакырабыз, “Солдатның көнлек паегы” дигән күргәзмәбез килүчеләрдә зур кызыксыну уята”.

Габдулла Кариев музеенда 2011 елдан бирле хезмәт куя ул. Моңа кадәр җирле хуҗалыкта бөтенләй икенче тармакта эшләгән Наилә Әдиповна өчен музей шул еллар эчендә икенче йортына әверелгән дип әйтергә була. 

“Биредә чал тарих саклана. Үзем шул авылда туып-үскәч, Габдулла Кариев тормышы, авылыбыз тарихы электән үк күңелемә якын иде. Биредә исә миңа аларны тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге туды. Төп хезмәтем экспонатларны теркәү, саклау белән бәйле булса да, экскурсовод вазифасын да яратып башкарам. Миңа кешеләр белән аралашу ошый, экскурсияләрне гади һәм аңлаешлы телдә алып барырга, барлык мәгълүмат та күңелләрендә калырлык итеп сөйләргә тырышам. Кызыксынып сораулар бирсәләр, рәхәтләнеп җавап бирәм. Биредә инде белемнәрне яңартып тору, үз өстеңдә эшләү, сөйләү осталыгын арттыру да кирәк”, – ди ул. 

Музей фондлары исә тулыланып тора. Бүгенге көндә биредә Габдулла Кариевның тормыш юлы, татар театры һәм Колбай Мораса авылы тарихына кагылышлы 3200гә якын экспонат кадерләп саклана. Хәзерге вакытта эскпонатларны махсус электрон музей системасына кертү эше дәвам итә. Тиздән алар дәүләт каталогына кертеләчәк һәм һәркайсы белән Интернет киңлекләрендә дә танышып булачак. Әмма виртуаль дөнья никадәр генә алга китмәсен, экскурсоводның җанлы сүзен, аның күзләрендәге очкынны һәм туган җиренә булган чиксез мәхәббәтен бернинди югары технологияләр дә алыштыра алмастыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев