Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Күрше” республика фестиваленең җәйге сезоны Нурлатта “КАЙНАтма” бәйрәме белән башланып китте

Шәһәрнең “Нефтьче” скверы чын күңел ачу үзәгенә әверелде.

Ямьле бәйрәмне “Нурлы гаилә” гаилә клубы” автоном коммерциячел булмаган оешмасы “Грани” мәдәни-ял үзәге белән берлектә оештырды. Моңа башлангычны исә оешманың ТР Рәисе теләктәшлегендәге “Күрше” республика фестивалендә җиңү яулаган “Ут күршеләр” масштаблы проекты бирде. 

“Урамнарда гаилә бәйрәмнәре үткәрү циклын үз эченә алган проектыбызның төп концепциясе – чараларны нурлатлылар үзләре дә катнашырлык итеп оештыру”, – дип билгеләп үтте “Нурлы гаилә” оешмасы һәм “Грани” үзәге җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова. 

Һәм “КАЙНАтма” ачык җәйге фестивале, чыннан да, төрле яшьтәге нурлатлыларның игътибарын җәлеп итәрлек иде.

“Әбием КАЙНАтмасы” мәйданчыгында аеруча зур җанлылык хөкем сөрде, биредә дүрт номинация буенча иң яхшы гаилә кайнатмасына бәйге узды. “Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге” волонтеры Гөлнур Гыймранова анда “Яшелчәләрдән кайнатма” номинациясе буенча катнашты, аның ташкабактан ясаган кайнатма рецепты белән кызыксынучылар шактый җыелды. 

“Әнием рецепты буенча ясыйм, ул шундый баллы килеп чыга, оныкларым да бик ярата. Аны кайнатканда бала чагыма әйләнеп кайткандай булам, аның хуш исе туган йортымны исемә төшерә, – диде Гөлнур ханым һәм кайнатма ясау сере белән уртаклашты: – Ташкабакларны шакмаклап кискәч, бераз кыздырып алырга кирәк, юкса, пешеп китәләр, формалары бозыла. Шикәр комын бергә бер исәбеннән аннары гына салабыз, мин тагын лимон һәм ванилин кушам, 5-10 минут кайнатам”. 

Ә менә “Тиенкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Соловьева үз нәселенең чыршы күркәләреннән кайнатма рецептын саклаучы бишенче буын вәкиле икән. Ул “Кайнатма – иң яхшы дәва” номинациясе кысаларында күркәләрнең шикәр комы һәм балда төнәтелгәннәрен алып килгән. 

“Элек-электән гаиләбездә әлеге кайнатма иммунитетны ныгытучы һәм ютәлдән дәвалаучы чара булып кулланылган, – дип сөйләде ул. – Күркәләрне ел саен май аенда, яшел вакытта, гадәттә 5 литрлы чиләк белән җыям. Аны күп ашап булмый, ул бары дәвалау өчен генә тотыла”. 

Биредә үк “Күрше КАЙНАтмасы” кулинария мастер-классы да оештырылды: нурлатлылар алып килгән җиләк-җимешләрдән шефпешекчеләр башлангычында кыска вакыт эчендә “гаилә кайнатмасы” әзер дә булды. Фестиваль кунаклары аны кайнар чәй һәм яңа гына чын мичтә пешеп чыккан коймаклар белән авыз итә алдылар. 

“Җиләкле әйлән-бәйлән” дефилесы бәйрәмнең тагын бер ямьле бизәгенә әверелде. Сәхнәгә бер-бер артлы костюмнарын җиләкле һәм чәчәкле тематикада бизәгән конкурсантлар күтәрелде. Һәркайсының образы оригинальлеге һәм матурлыгы белән аерылып торды. 8 яшьлек Мирра Глухова, мисал өчен, кура җиләге костюмын тәкъдир итте. Аның өчен җан атарга әнисе һәм ике сеңелесе килгән иде. 
“Костюмны бер көн эчендә әзерләдек, – дип уртаклашты әнисе Дарья Глухова. – Безнең як җиләге булганга, катыргыдан рус стилендә кокошник ясап, аны акрил буяулар белән буядык, һава пластилиныннан кура җиләге формасындагы түштамга ясадык, җиләк төсендәге костюмны атлас тасмалар, яфраклар белән бизәдек”. 

Гомумән, фестиваль кысаларында “Нефтьче” скверының һәр ноктасында кызыклы чаралар оештырылган иде. “Осталар шәһәрчеге” мәйданчыгында к ул эшләре күргәзмә-сатуы эшләде, балалар өчен иҗади мастер-класслар, спорт уеннары үтте, “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары курчак театры күрсәтте, “КАЙНАр әбиләр” парады узды. Танылган җырчы Рәфис Кәлимуллин, Әлмәттән “Мирас” бию коллективы, җирле үзешчән сәнгать осталары башкаруындагы музыкаль композицияләр, Әлмәтнең “Җиңел канатлар” урам театры ходулистлары бәйрәм кәефе тудырды. Нефть тармагы алдынгылары һәм ветераннары, Яшьлек микрорайонының йорт комитетлары рәисләре, мактаулы гаиләләр рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. Аларны чараның рәсми өлешендә тантаналы шартларда район башлыгы Дамир Ишкинеев тапшырды. 

“Фестиваль күршеләрне, аеруча күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне үзара таныштыруга, татулыкны арттыруга хезмәт итә”, – дип ассызыклады ул үз чыгышында. 

Чара бәйгеләр җиңүчеләрен бүләкләү, күмәк дискотека белән төгәлләнде. Әле аннан соң да халык таралышырга ашыкмады. 

“Минемчә, безнең шәһәрдә беренче шундый чара бу! Элек ипигә май һәм карлыган кайнатмасы ягып ашый, кайнатманы күп итеп – өчәр литрлы 5-6 банка ясый идек. Без – 70 яшьлекләрнең шул балачак хатирәләребез яңарды. Бик ошады, бөтен күңелебез белән ял иттек”, – дип уртаклашты якын-тирәдәге йортларның берсендә яшәүче Валентина Галямова. 

“Ут күршеләр” проекты кысаларында августта “Тимер юлчылар” скверында һәм шәһәр үзәгендәге ишегалларының берсендә тагын ике чара оештыру каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев