Бүләкләр янчыгын спорт аэробикасы һәм хоккей бүлекләрендә шөгыльләнүчеләр тулыландырган.
Узган атнада “Ледок” спорт мәктәбе шәкертләре Ульян өлкәсендә спорт аэробикасы буенча “Сембер Кубогы” ачык турнирыннан бүләкләр белән кайтканнар.
Шәхси дисциплиналарда Эмилия Ухванова, Анастасия Кротова, Кира Синцова 2 нче урыннар яулаганнар. Шул ук вакытта гимнасткалар “Трио” дисциплинасында да уңышлы чыгыш ясап, 12-14 яшьлекләр арасында – 2 нче һәм 3 нче, 9-11 яшьлекләр категориясендә – 3 нче урыннарга чыкканнар.
“Төркем” дисциплинасында “Ледок” командасы аеруча зур осталык күрсәтеп, 1 нче урынны яулаган. Яшь спортчылар тренер Сергей Шәйхетдинов кул астында шөгыльләнәләр.
18 октябрьдә “Ледок” спорт мәктәбенең Илдар Фәтхетдинов җитәкчелегендәге 2017-2018 елгы командасы Самарада үткән “Ледяной Бой” хоккей турнирында катнашкан. Нурлатлылар турнир нәтиҗәләре буенча 3 нче урынга чыккан.
Нет комментариев