Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче сугышчының әнисе аферистлар тозагыннан котылып калган
Мошенниклар акчаларны кулга төшерүнең төрледән-төрле юлларын уйлап табып кына торалар.
Күптән түгел Россия МВДсының Нурлат бүлеге кизү частена Нурлатта яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул телефоннан шалтыраткан таныш булмаган кешеләргә ышанып, акчаларыннан һәм шәхси мәгълүматларыннан колак кага язуы турында сөйләгән.
Йокылы-уяулы вакытта шалтыратканнар
Иртән-иртүк ханым телефонына таныш булмаган номердан шалтырату кергән. Мөлаем тавыш белән бер хатын-кыз үзен Мәскәүдән ведомство хезмәткәре дип таныштырган һәм якташыбызның махсус хәрби операциядә хезмәт итүче улының Суворов ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүен әйткән. Мошенник җирле хәрби комиссариатның улының батырлыгы турында әле дә хәбәр итмәвен ачыну белән белдереп, хатын-кызның ышанычын яуларга тырышкан. Йокысыннан тулысынча уянып та җитмәгән нурлатлы моны ишеткәч, бик дулкынланган һәм улының мошенник атаган мәгълүматларын раслаган. Шалтыратучы код белән смс-хәбәр килүен кисәткән, аны үзенә әйтеп кенә калмыйча, истә дә калдырырга кирәклеген белдергән, чөнки соңыннан әлеге код белән хәрби комиссариатка улының бүләкләрен алу өчен мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк икән.
Бер нәрсәдән дә шикләнмәгән ханым 6 санлы кодны әйтеп биргән. Әле алай гына да түгел, мошенник хатын-кызның телефоны төймәле икәнен белеп алгач, хәйлә белән икенче, резервлы элемтә номерын да сорап алган.
Бар яктан да “һөҗүм”
20 минуттан соң нурлатлының икенче номерына “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан дигән булып куркыныч хәбәр килеп төшкән: “Документларыгызны йөкләтә башладылар! Кайнар линиягә шалтыратыгыз...”
Ханым Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетына кергәннәр дип ышанып, паникага бирелгән һәм күрсәтелгән мобиль номер буенча шалтыраткан. Трубканы алган ир-ат хатын-кыздан кодны атадыгызмы һәм мошенниклардан шалтыратулар кердеме дип сорашкан. “Мин аңа барысын да сөйләп бирдем. Ир-ат өч минутлап көтәргә кирәк, аннан мәгълүмат алыначак дип белдерде.
Мин аның вакытны махсус сузуын һәм минем һәрвакыт элемтәдә булуым кирәклеген аңлый башладым. Шуңа күрә сөйләшүне өзәргә кирәк дип, трубканы куйдым”, – дип сөйләгән ханым полициядә.
Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткән
Аферистларга юлыкканлыгын аңлап, хатын-кыз бәла килгәнен көтмичә, Күпфункцияле үзәккә юл тоткан. “Минем документлар” офисы белгечләре оператив эш иткәннәр. Тиз арада Дәүләт хезмәтләрендәге логин белән паролен үзгәртеп, хәбәрләр тарихын тикшергәннәр. Бәхеткә, чит затлар шәхси кабинетка керергә өлгермәгәннәр, чөнки ханым Дәүләт хезмәтләреннән килгән смс-хәбәрдәге кодны беркемгә дә әйтмәгән булган. Моннан тыш, шәхси кабинет аша кредитлар алуга тыю урнаштыруга заявка биргән, хезмәт шунда ук тормышка ашырылган.
Россия МВДсының Нурлат бүлегендә инде ханым кәрәзле телефонына Мәскәү буенча Дәүләт хезмәтләре порталының кушымтасын урнаштырган. Теркәлү узып, “Безопасность”, “Устройства и активности”, “Доверенные устройства”, “История активности” сәхифәләрен карап чыккан. Аның шәхси кабинетына беркемнең дә кермәвенә һәм белешмәлекләр сорамавына инанган. Шулай ук ул кредитлар тарихын да сораткан, аның исеменә кредитлар һәм микрозаймнар да рәсмиләштерелмәгән.
Полиция хезмәткәрләре телефон трубкасы буенча сөйләшүче кеше үзен кем генә дип таныштырса да, смс аша килгән кодларны беркемгә дә атарга ярамавы турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев