Нурлат АТПсына яңа автобус кайтты
Үткән атнада Нурлат автотранспорт предприятиесе 35 урынлы яңа, уңайлы автобус сатып алды.
Ул шәһәр һәм район халкына шәһәрара һәм заказлы маршрутларда хезмәт күрсәтәчәк.
Яңа транспорт пассажирлар өчен максималь дәрәҗәдә уңайлы: салонга юлда рәхәтләнеп ял итү өчен йомшак һәм көйләнә торган кәнәфиләр куелган, фильмнар карау мониторы күздә тотылган, ә һәр кәнәфи астында гаджетлар өчен USB-разъемнары урнашкан. Шулай ук салонда кул йөкләре өчен киштәләр һәм киң багаж бүлеге бар. Сәфәрләрнең куркынычсызлыгын видеокамералар тәэмин итә. Автобус барлык заманча куркынычсызлык һәм уңайлык таләпләренә тулысынча җавап бирә, тахограф һәм “ЭРА-ГЛОНАСС” системасы белән җиһазландырылган.
“Бу транспортны сатып алуда ярдәм иткәне өчен Нурлат районы башлыгы Дамир Азатович Ишкиневка зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Без пассажирларыбыз юлда ял итеп һәм үзләрен уңайлы хис итеп барсыннар өчен барысын да эшләдек”, – дип билгеләп үтте Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов.
Яңа техниканы тәҗрибәле йөртүче Николай Семеновка ышанып тапшырганнар. Ул – предприятиедә 20 елдан артык хезмәт куючы һәм төрле типтагы автобусларда эшләргә өлгергән грамоталы белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев