Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат гаиләләре тату яшәү серләре белән уртаклаштылар

Радиотапшыру форматында узган “Мәхәббәтнең кадерен белегез!” ихлас очрашуы “Гаилә учагы – Семейный очаг” социаль әһәмиятле проектының йомгаклау чарасы булды

“Нурлат йолдызлыгы” коммерциячел булмаган оешмасы проектны Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елдагы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар конкурсы ярдәмендә гамәлгә ашырды. Импровизацияләнгән радиотапшыруга кунак итеп “Гаилә учагы” яшь гаилә клубы әгъзалары, берничә дистә ел бергә яшәгән парлар һәм хәтта районның хөрмәтле җитәкчеләре дә чакырылган иде. 

Чараның башыннан азагына кадәр залда җылы атмосфера хөкем сөрде: сәхнәгә чыккан парлар үз гаиләләренең тарихы, традицияләре, тәҗрибәсе һәм хәтта еллар узганнан соң да бер-береңә карата ихлас хисләрне саклап калу серләре белән уртаклаштылар. 

Мәсәлән, Козловлар гаиләсенең тарихы һәркем өчен дә кызыклы булды. Павел белән Татьяна бер-берсе белән очрашканчы Кемерово һәм Тольятти шәһәрләрендә яшәгәннәр. Әмма яшәү өчен алар Нурлатны сайлаганнар. Аларның виртуаль танышуы 2008 елның 12 декабрендә була, нәкъ бер елдан, шул ук көнне – 2009 елның 12 декабрендә, алар өйләнешәләр. Һәм безнең Нурлатыбыз аларның балалары Илья һәм Антонина өчен кече ватаннарына әверелгән. 

“Шәһәребездә балаларның гармонияле үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип уртаклашты гаилә башлыгы Павел Козлов. – Балалар төрле иҗади түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә бик теләп йөри. Нурлат – иң яхшы шәһәр”.

 Яшь гаилә клубында катнашу ике арадагы мөнәсәбәтләрне тагы да ныгытты, дигән фикердә Козловлар. 

“Без яңа дуслар таптык, гаилә бәхете рецептын шатланып уртаклашабыз һәм зур кызыксыну белән башкаларның тәҗрибәсен үзләштерәбез. Проектның һәр этабына без җентекләп әзерләндек, сценарийлар уйлап таптык, репетицияләр ясадык, бу, һичшиксез, безне тагын да ныграк берләштерде”, – ди Татьяна Козлова. 

Ишкинеевлар да бәйрәмнең кадерле кунаклары булды. Дамир Азатович белән Лилия Наиловна танышу тарихларын сөйләделәр, туйлары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Аларның бу хакта ихлас һәм гади итеп сөйләүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Чарада түгәрәк гаилә юбилейларын билгеләп үтүче Хәйруллиннар һәм Зартыновларга да аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның сабыр булу, бер-береңә хөрмәт күрсәтә һәм бер-береңне тыңлый белү турындагы акыллы үгет-нәсыйхәтләре яшь парларга чын бүләк булды. 

Район башлыгы исә гаилә традицияләрен саклау һәм яшь ата-аналарга ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады. 

“Гаилә – җәмгыятебезнең нигезе ул. Биредә никадәр талантлы, берберсен яратучы һәм энергияле парлар җыелган, бу зур сөенеч, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – “Гаилә учагы” кебек проектлар бездә бер-беребезне кадерли белү кебек иң мөһим сыйфатларны тәрбияли. Мин Нурлатның барлык гаиләләренә чиксез мәхәббәт, иминлек һәм өйләренең һәрвакыт бәхет белән тулып торуын телим”. 

Интервьюлар арасында гаиләләр үз чыгышларын да тәкъдим иттеләр. Кайберәүләр үзләре иҗат иткән әкиятне сөйләде, икенчеләре визитка белән чыгыш ясады, өченчеләре сәхнәдә үк торт әзерләде. Чарада хәтта үзләре килә алмый калучылар да катнашты. Аларның чыгышы һәм шигырьләре экран аша күрсәтелде. 

“Бердәмлек” муниципальара ресурс үзәге директоры Софья Хәсәнова да проект эшчәнлегенә югары бәя бирде. Үз чыгышында ул гаилә институтын ныгытуда мондый инициативаларның әһәмиятен билгеләп үтте һәм оештыручыларга системалы якын килүләре һәм ихлас күңелдән катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

“Гаилә учагы” проекты җитәкчесе Резеда Гиняева горурлык һәм үзгә җылылык белән проектка йомгак ясады. 

““Гаилә учагы” проекты дистәләгән Нурлат гаиләсен берләштерде. 12 пар иң актив катнашучыларыбыз булды, алар бер генә чарадан да читтә калмадылар. Проектны гамәлгә ашыру барышында без нурлатлыларның бу проектка ничек тартылуын, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек ныгуын, яңа дуслык элемтәләре барлыкка килүен һәм яшь гаиләләрнең дистәләгән еллар бергә яшәгән парлар белән аралашуының никадәр мөһим булуын күрдек. Һәм монда саннар түгел, ә уңай нәтиҗәнең булуы мөһим”, – дип билгеләп үтте Резеда Әкрамовна. 

Яшь нурлатлылар һәм үзешчән артистларның чыгышлары очрашуның музыкаль бизәге булды. Чара катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Ә Резеда Гиняева яшь гаилә клубы алга таба да эшләвен дәвам иттерәчәк, дигән планнары белән уртаклашты. Яшь гаиләләрнең гаилә учагы сүнмәсен өчен киләчәктә дә шактый эшләр башкарылачак әле, димәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев