Нурлат юлларында профилактик рейд узды
Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре шәһәр юлларында “Тоннель” профилактика чарасы үткәрделәр.
Рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны кисәтүгә һәм машина йөртүчеләр арасында гомуми дисциплина дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Чара барышында автоинспекторлар дистәләгән транспорт чарасын тикшерде. Юл-патруль службасы хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 10га якын административ хокук бозу очрагы теркәлде.
Ачыкланган кагыйдә бозулар арасында – транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) таләпләрен үтәмәү, тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге техник регламентка сыешмаган автомобильләр белән идарә итү, шулай ук куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу.
Рейдка Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге җитәкчесе Олег Анжаков йомгак ясады.
“Тоннель” форматындагы рейдлар безгә кыска вакыт эчендә транспорт агымын максималь дәрәҗәдә тикшерергә һәм конкрет участокта машина йөртүчеләрнең гомуми дисциплинасын бәяләргә мөмкинлек бирә. Кызганычка каршы, мондый тикшерүләр вакытында без берничә кагыйдә бозуны теркибез. ОСАГО полисы яисә диагностика картасы булмау, нормаларга туры килмәгән тоныкландыру, һәм бигрәк тә куркынычсызлык каешларын санга сукмау – юлда авыр нәтиҗәләргә китерә торган реаль куркыныч факторлары. Безнең бурыч – кагыйдә бозучыларны җаваплылыкка тарту гына түгел, ә ихтимал булган фаҗигаләрне кисәтү һәм һәр машина йөртүчене үз җаваплылыгы турында уйланырга мәҗбүр итү”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев