Нурлат нефтьчесе “Төнге Казан”да шәхси рекорд куйды
Ярышлар 11 июльдән 12 июльгә каршы төндә узды һәм бөтен республикадан меңнәрчә җиңел атлетика сөючеләрне җыйды.
Катнашучылар арасында НГДУсының ЦКППН нефтьне әзерләү һәм тотрыклыландыру мастеры Денис Никитин да бар иде.
“Йөгерү – минем өчен дисциплина һәм характерны чыныктыру мәктәбе”, – ди ул.
Маршрут шәһәрнең истәлекле урыннары аша узды: болар – Кремль, Камал театры һәм Иске Татар бистәсе. Кичке Казан утлары һәм хедлайнер Игнатий Винтуровның музыкасы йөгерешкә аерым бер атмосфера бирде.
“Миңа төн уртасында стартка чыгарга туры килгәне юк иде, ләкин бу искиткеч булды. Шәхси рекорд куя алуыма шатмын: 10 километрны 46 минут та 7 секунд эчендә үттем”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты спортчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев