Нурлат районы уракка әзер!
Шул көннәрдә “Чистополье” холдингының 14нче һәм 15нче агрофирмаларында, шулай ук районның башка хуҗалыкларында урак кампаниясендә һәм аннан соңгы җир эшкәртүдә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү кысаларында тикшерү үткәрелде.
Республика комиссиясен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары Булат Яруллин җитәкләде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов белән берлектә комиссия әгъзалары һәр машинаны җентекләп карап чыктылар. Алар двигательләр, урак җайланмаларының техник торышыннан тыш, мәҗбүри инвентарьлар – янгын сүндергечләр, көрәкләр, сәнәкләр, чиләкләр, беренче ярдәм аптечкаларының булу-булмавын да тикшерделәр, шулай ук механизаторлар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмә кордылар. Комиссия эшенә йомгак ясап, Булат Яруллин әзерлек эшләренә уңай бәя бирде. Ул темпны киметмәү һәм һәр хезмәткәрнең куркынычсызлыгын кайгырту мөһим булуын ассызыклады.
“Нурлат районы урып-җыю эшләренә әзер, без булган хуҗалыкларда техниканың әзерлек дәрәҗәсе яхшы”, – диде ул.
“Иң беренче чиратта, куркынычсызлык техникасына игътибар итәргә кирәк, һава торышын алдан фаразлап булмый, бөтен нечкәлекләрне дә исәпкә алу шарт, чөнки сезнең һәрберегезне өйдә көтәләр. Бар тырышлыкны куеп, урып-җыю эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә үткәрү мөһим”, – дип теләкләрен җиткерде игенчеләргә Ирек Шәрәфетдинов.
Техника көйләнгән, кәеф көр, димәк, җәйге һава торышы нинди булуга да карамастан, Нурлат игенчеләре яңа уңышны бер бөртеген дә сарыф итмичә җыеп алырга әзер.
Биляр Озеродагы машина-трактор паркы территориясендә бер колоннага тезелеп киткән ашлык җыю комбайннарын күргәч, хәтта күзләр камаша. Техника тигез рәтләргә тезелгән, һәр агрегат чисталыктан ялтырап тора, кабиналарда – тулы тәртип, эш өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Биредә чын хуҗа кулы сизелә: техника үзенең эш сәгатен көтә.
15 еллык хезмәт стажына ия комбайнчы Инсаф Сөләйманов үз техникасының һәр детален яхшы белә, чөнки ремонт һәм уракка әзерлек эшләрен иптәшләре белән бергә, эшне озакка сузмыйча башкарганнар.
“Запас частьләр белән тәэмин итәләр, әзерлек эшләрен вакытында үткәрдек. Кәефләр яхшы, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куябыз, – дип уртаклашты механизатор. – Быел уракка унбишенче тапкыр чыгам, әмма шуңа да карамастан дулкынланам: иң җаваплы вакытта һава шартлары сынатмасын, уңышны югалтуларсыз җыеп аласы иде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев