Нурлат районы халкын «Курск Рубежы» гуманитар миссиясенә кушылырга чакыралар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы халкын «Курск Рубежы» гуманитар миссиясенә кушылырга чакыралар

Волонтерлык эшенә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.


Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2026 елның 12-25 октябрендә Курск өлкәсенә гуманитар миссия оештырылачак. Төп максат – инфраструктураны торгызу һәм хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән чик буе районнарында яшәүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтү. 

Татарстан Республикасы делегациясе составына төрле муниципаль берәмлекләрдән 20 волонтер керәчәк. Катнашырга теләүчеләргә  Добро.РФ платформасында гариза тутырырга кирәк: https://dobro.ru/event/11795647. 

Кем волонтер була ала:

  • · 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге гражданнар;
  • · Физик яктан сәламәт, физик хезмәткә әзер;
  • · Төзелеш эшләрен башкарырга тәҗрибәсе яки әзерлеге булган: өемнәрне җыештыру, төзелеш материалларын күчерү, торгызу эшләре.

Барлык сораулар буенча Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә 8(84345) 3-19-06 номеры белән мөрәҗәгать итә аласыз. 

Заявканы рәсмиләштергәндә үз муниципаль берәмлегегезне  күрсәтегез һәм заявкага кушымтаның барлык юлларын тутырыгыз. 

 


Нет комментариев