Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы хәрби комиссары Африка корпусында хезмәт итү шартлары турында сөйләде

Соңгы вакытта Россиянең Африка континентындагы позицияләрен ныгыту һәм партнерларга хәрби ярдәм күрсәтү өчен төзелгән структура – Африка корпусында хезмәт итүгә игътибар арта бара.

Шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин бүгенге көндә биредә нинди белгечләргә ихтыяҗ булуы, подразделениеләргә сайлап алу шартлары һәм кандидатларга каралган ярдәм чаралары турында сөйләде. 

“Африка корпусы берничә ел элек Африка дәүләтләре лидерларының инициативасы һәм үтенече буенча формалаштырылды. Командировкага китүче Россия хәрби хезмәткәрләренең төп бурычлары – хәрби хәрәкәтләрдә катнашу түгел, ә террорчылык күренешләренә каршы көрәшү, җирле хәрби кадрларны өйрәтү, инструкторлык эшчәнлеге алып бару һәм партнер илләргә иминлек мәсьәләләре буенча комплекслы ярдәм күрсәтү”, – дип билгеләп үтте Заһир Кәримович. 

Хәзерге вакытта подразделениеләрне комплектлауда ике хәрби-исәп белгечлегенә аерым игътибар бирелә. Хәрби комиссар әйтүенчә, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүче белгечләргә һәм медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ аеруча зур. Әмма бу хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр әлеге белгечлекләр буенча гына кабул ителә дигән сүз түгел. Корпус башка хәрби белгечлекләр буенча да кандидатлар өчен ачык. Аерым алганда, машина йөртүчеләр, лагерьларның яшәешен тәэмин итүче пешекчеләр һәм башка эшче һөнәрләр вәкилләре кабул ителә. Шунысы да игътибарга лаек: аерым вазыйфаларга хатын-кызлар кандидатуралары да карала, әмма профильле белем һәм тиешле квалификациянең булуы шарт. 

“Африка корпусына сайлап алу, стандарт подразделениеләр белән чагыштырганда, шактый җентеклерәк үтә. Төп таләпләр: Россия паспорты, яхшы физик формада булу (шул исәптән эссегә чыдамлылык), җитди чирләр, иң беренче чиратта, ВИЧ/СПИД һәм төрле формадагы гепатитлар белән авырмау, хөкем ителмәү, алкоголь яки наркотиклар бәйлелегенең булмавы, чит илгә чыгу рөхсәт ителү, – дип кандидатларга куелган таләпләрне санап үтте хәрби комиссар. – Яшь чикләүләре дә бар: гади кандидатлар өчен ул – 45, командалык вазыйфаларына дәгъва кылучылар өчен – 55 яшькә кадәр. Әмма яхшы физик әзерлекле кешеләр өчен искәрмәләр дә булырга мөмкин”. 

Африка корпусына барырга теләүчеләр өчен төп стимул – зур матди ярдәм. Хәрби комиссар бер тапкыр бирелә торган 3 миллион сумның нинди өлешләрдән торуын аңлатып үтте. 

“Бу сумма өч компоненттан гыйбарәт. Төп өлеш – 2,5 миллион сум Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелә, 400 мең сум Россия Федерациясенең Саклану министрлыгыннан күчерелә, тагын 100 мең сумны безнең җирле муниципалитет өсти”, – диде ул.

Африка корпусы сафларына басарга карар кылган кешеләр өчен процедура максималь рәвештә гадиләштерелгән. Нурлат районында һәм якын-тирә территорияләрдә яшәүчеләргә хәрби комиссариатка шәхсән килергә кирәк. Алдан язылу яки җентеклерәк мәгълүмат алу өчен 8(84345) 2-46-17 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев