Акчалата сертификатларга “Нурлат-Агро”, 14нче һәм 15нче агрофирма, “Нурлат сөте” хуҗалыклары механизаторлары лаек булды.
“Чистай” холдинг компаниясенең 15нче агрофирмасы комбайнчылары рапс басуларында хезмәт куя бу көннәрдә. Районда әле берничә ел элек кенә игелә башлаган әлеге югары маржиналь майлы культураның орлыклары бик вак, аларны югалтуларсыз җыеп алу өчен күп төрле шартларны истә тотып эшләргә туры килә. Бу исә комбайнчылардан да үзгә игътибар, сабырлык таләп итә. Шуңа да карамастан, 7600 гектардан артыграк мәйданнан 15 мең тоннадан артыграк рапс суктырырга өлгергәннәр инде, уртача уңыш – 20 центнерлар тирәсе.
Агрофирмада урып - җыю мәйданнары да, техника да ишле. Үткән җомгада хуҗалыкның Зирекле авылыннан ерак булмаган кырларында хезмәт куйды механизаторлар. Менә бу юлы да 20ләп кыр корабы бердәм булып эшләделәр. Шул ук көнне басуда ук үткәрелгән бүләкләү тантанасы исә эш дәртен тагы да арттырды. Чөнки бер вакытта хуҗалыкның 7 комбайнчысы – Әнәс Сәлахов, Роберт Абдрахманов, Виталий Богданов, Фәнил Галиуллин, Андрей Афанасьев, Инсаф Сөләйманов һәм Александр Ивановка 5әр мең сумлык бүләк сертификатлары тапшырылды. Ел саен үткәрелә торган традицион комбайнчылар бәйгесе шартлары буенча, район механизаторларына суктырылган һәр 1000 тонна иген өчен акчалата бүләкләр бирү каралган.
Аларны район җитәкчелеге зур бәйрәм ясап тапшыра – менә бу юлы да бүләкләү тантанасы район мәдәният бүлеге хезмәтчәннәреннән торган агитбригада чыгышлары белән үрелеп барды. Район башлыгы Дамир Ишкинеев исә һәр комбайнчы белән кул биреп күрешеп, хәлләрен белеште, җылы теләкләрен җиткерде.
«Һава шартлары катлаулы булуга карамастан, темпларны киметмисез һәм урып-җыю эшләрен ышанычлы дәвам иттерәсез. Сезнең хезмәтегез – уртак эшкә, Нурлат районы һәм республикабызның киләчәгенә зур өлеш ул. Сезгә сәламәтлек, көч-куәт һәм һава торышының көйле торуын телим”, – дип мөрәҗәгать итте аларга Дамир Азатович.
Шундый ук бүләкләү тантаналары районның башка хуҗалыкларында да үтте. “Нурлат-Агро”дан алдынгы комбайнчылар Антон Ермошкин, Андрей Корнеев һәм Виктор Рябов, “Нурлат сөте”ннән Илнур Ибәтуллин, Сәлим Ибраһимов һәм Виктор Иванов шулай ук акчалата сертификатларга лаек булдылар. Алар арасында 2шәр мең тонна чигенә җитеп баручы кыр батырлары да бар инде. Димәк, басуларда бүләкләүләр тагы да булачак әле.
Нет комментариев