Нурлат районында чыккан янгында бер кеше һәлак булган
Иске Чаллы авылында бер ир-ат, мөлкәтен саклап калырга тырышып, янгында һәлак булган.
29 июньдә Иске Чаллы авылында чыккан куркыныч янгын 72 яшьлек ир-атның гомерен өзгән.
Совет урамындагы торак йорт януы турындагы хәбәр Нурлат шәһәренең 125нче янгын-коткару частена 16.36 сәгатьтә кергән. 6 минуттан соң вакыйга урынына беренче коткаручылар – “Иске Чаллы” ирекле янгын сүндерү командасы килеп җиткән. Бу вакытка кухня бүлмәсендә 20 квадрат метр мәйдан ут белән ялмап алынган булган. Күрше йортларда яшәүчеләр янгын сүндерүчеләргә эчтә хуҗа кешенең булуын хәбәр иткәннәр.
Соңрак ачыкланганча, бу көнне лаеклы ялдагы ир белән хатын өй эшләре белән мәшгуль булганнар. Көндезге сәгать өчләр тирәсендә хуҗабикә бакчада җиләк җыйган, ире аңа ярдәм иткән һәм өйгә кергәләп йөргән. Чираттагы керүендә хуҗабикә иреннән үзенә чәй алып чыгуын үтенгән. Күпмедер вакыттан соң күршеләре аларның ишек төбеннән куе төтен чыгуын күреп алган. Йорт хуҗасы шунда ук эчкә ташланган. Бераздан ишегалдына йөгереп чыгып, ул кухняның януын, ләкин көчле төтен аркасында анда үтеп булмавын кычкырып өлгергән. Һәм, хатынының кире кермәвен үтенеп ялваруына да карамастан, яна торган бүлмәгә кереп киткән, әмма кире чыкмаган.
Авылдашлары ярдәмгә ашыкканнар, ләкин куе төтен аркасында аны коткарып кала алмаганнар. Ирекле янгын сүндерүчеләр тәрәзә аша ялкынны баскач һәм төтен бераз таралгач, өйгә әлеге авылда яшәүче Юрий Гаврилов кергән.
“Юрий Ильич, һичшиксез, зур батырлык күрсәтте, – ди районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Әлмарис Талипов. – Аны бау белән бәйләгәннәр һәм ул өйгә кергән. Верандада, алгы бүлмәгә керә торган ишек төбендә, идәндә ул чалкан яткан йорт хуҗасын табып алган. Юрий Ильич, бауны тартып, чыгарырга сигнал биргән. Пенсионерны тиз арада ишегалдына алып чыкканнар һәм бу вакытка килеп җитәргә өлгергән Нурлат район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Медицина хезмәткәрләре ярты сәгать дәвамында реанимация чаралары үткәрсәләр дә, аның гомерен саклап кала алмаганнар”.
Һәлак булган кешенең тәнендә термик пешү эзләре табылмаган. Якынча мәгълүматлар буенча, үлеменең сәбәбе – зарарлы яну продуктлары белән агулану.
Янгын ирекле янгын сүндерү командасы һәм вакыйга урынына килеп җиткән 125нче янгын-коткару часте коткаручылары көче белән 17.40 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән. Авыл халкы сөйләвенчә, алар бу гаиләне бары тик уңай яктан гына беләләр – ир белән хатынның икесе дә тырыш, игелекле, мал-туар асраганнар, бакча тотканнар. Һәлак булган ир-атның тормыш иптәше фаразлавынча, ире чәйнекне кайнатырга куйгач, конфорканы сүндермичә калдырган булырга мөмкин.
“Янгынның ачык беленеп торган чыганагы кухняда, газ плитәсе урнашкан урында, – дип билгеләп үтте Әлмарис Талипов. – Газ кабызгычларының берсе ярым ачык калган. Плитәне газүткәргечкә тоташтыручы резиналы шланг та хәлне катлауландырган булырга мөмкин”.
Янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы әйтүенчә, янгын чыгуның сәбәбе – газ плитәсеннән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Салынган матди зыянның күләме ачыклана. Коткаручылар чираттагы тапкыр шуны искәртәләр: янгын башланган очракта төтенле бүлмәгә керергә һич кенә дә ярамый – агулы төтенне берничә тапкыр сулау да үлемгә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев