Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында гражданнар җыеннары башлана

Район җитәкчелеге катнашында беренче очрашулар Тимерлек, Яңа Тумба һәм Елаур авыл җирлекләрендә, шулай ук Шикәрчеләр микрорайонында узачак.

Киләсе атнадан Нурлат районында җәйге гражданнар җыеннары һәм хезмәт коллективларында җыелышлар башланып китәчәк. 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк чаралар Тимерлек, Яңа Тумба һәм Елаур авыл җирлекләрендә, шулай ук Нурлат шәһәренең Шикәрчеләр микрорайонында узачак очрашулар белән ачылачак.

Җыеннарда халык хакимият вәкилләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итә, үз торак пунктларының көнүзәк проблемалары турында фикер алыша һәм сораулар бирә алачак. Җыелышларда гадәттәгечә Нурлат районы җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, шулай ук ресурслар белән тәэмин итү һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашачак.

Мондый очрашулар халык һәм хакимият арасында турыдан-туры диалогның мөһим формасы булып тора. Аларда беренче яртыеллыкка йомгаклар ясала, территорияләрне үстерү планнары, шулай ук авылларда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда төп роль уйнаучы үзара салым программасы мәсьәләләре карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев