Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында яна торган йорттан ике кешене эвакуацияләгәннәр

Шул көннәрдә Төрнәс авылында торак йортта җитди янгын чыккан. Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән.

Янгын турындагы хәбәр 125нче янгын-коткару частена 22.32 сәгатьтә кергән. 8 минуттан соң ук урынга беренче ирекле янгын сүндерүчеләр төркеме җиткән, соңрак аларга 125нче часть көчләре дә кушылган.

“Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортның чорма өлеше һәм тактадан ясалган верандасы 100 квадрат метр мәйданда яна иде. Күршеләрдән эчтә кешеләр булырга мөмкин икәнлеген белдек”, – диде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Әлмарис Талипов.

23.05 сәгатьтә, алгы бүлмәне тикшерү барышында, газ-төтеннән саклау хезмәте звеносы тәрәзә янында идәндә ятучы хатын-кызны табып ала. Ул өйдә ире дә булуын хәбәр итә. Ир-атны тәне пешү билгеләре белән табалар. Нурлат район үзәк хастаханәсе табибларына ике зыян күрүчене дә ашыгыч рәвештә тапшыралар: хатын-кызның җиңелчә дәрәҗәдә газ исе белән агулануы, ә ир-атның сул беләге, муены һәм аркасының 4-5 процент мәйданында II дәрәҗәдәге термик пешүләр ачыклана.

Сораштыру барышында аларның Биектау районында яшәүләре билгеле була. Төрнәстәге йортны берничә ел элек сатып алганнар һәм бирегә елына бер тапкыр гына килә торган булганнар. Бу юлы Төрнәскш 19 июньдә килеп, берничә көн берөзлексез исерткеч эчемлекләр кулланганнар. Алар моны 9 көн элек ир-атның әнисе вафат булуы белән аңлатканнар.

22 июнь кичендә исерек хуҗабикә верандада тәмәке тарта һәм, әйтүенчә, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген матрас янындагы идәнгә ташлый, аннары бүлмәгә кереп йокларга ята. Көек исеннән уянып киткәч, ир белән хатын веранда аша чыгу юлының тулысынча ут белән киселгән булуын күрәләр. Ир-ат тәрәзә аша мөстәкыйль рәвештә чыга, ә нык исерек булган хатын-кыз хәлсезләнеп идәнгә егыла – аны нәкъ менә шунда янгын сүндерүчеләр таба да инде. Йортта янгын турында автоном хәбәр биргечләрн урнаштырылмаган булган.
Янгын нәтиҗәсендә йортның чорма өлеше, шулай ук янгынның төп чыганагы булган такта веранда ут белән бөтенләй юк ителгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев