Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында капиталь ремонттан соң ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Алар Каравыл Тавы һәм Егоркино авылларында урнашкан.

Каравыл Тавында яңартылган фельдшер-акушерлык пунктларының берсе үз ишекләрен ачты. Ремонт биредә “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” федераль программасы кысаларында үткәрелгән. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин уртаклаштылар. 

“Бу бик мөһим һәм көтеп алынган вакыйга, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Дамир Ишкинеев. – Сезнең өчен бик шатмын, беркайчан да авырмавыгызны, бирегә исә бары профилактика һәм диспансерлаштыру узу өчен генә килүегезне телим. ФАП – сәламәтлек саклауның әһәмиятле беренчел звеносы, нәкъ менә биредә авырулар иртә стадиядә ачыклана. Без республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәтлебез. Әлеге программа ярдәмендә хәтта зур булмаган авылларда да шундый объектлар пәйда була”. 

Әгъзам Гобәйдуллин үзенең чыгышында шулай ук илкүләм проектлар кысаларында тормышка ашырыла торган программаларның мөһимлеген ассызыклады, илебездәге катлаулы хәлгә дә карамастан, алар гамәлдә һәм халыкны сөендерүен дәвам итәләр, диде. 

Чараның тантаналы өлеше символик ачкыч тапшыру белән тәмамланды. Район башлыгы кулыннан аны ФАП мөдире Светлана Савельева кабул итеп алды. Сәламәтлек саклау системасында ул 40 ел, ә әлеге ФАПта 2008 елдан бирле эшли. Пункт өч авыл – Каравыл Тавы, Рус Мәнҗесе һәм Единениедә яшәүче 500ләп пациентка хезмәт күрсәтә. Светлана Савельева өчен яңартылган пунктның ачылуы – икеләтә әһәмияткә ия вакыйга.

“Бу еллар эчендә ФАП туган йортым кебек якын урынга әверелде, – дип уртаклашты ул. – Әмма иске стеналарга җитди яңару таләп ителә иде инде, өстәвенә, кайнар су булмавы уңайсызлыклар тудырып торды. Бүген бөтенләй башкача: җылы, уңайлы, заманча. Хәзер без, фельдшерларга да эшләү җайлырак, пациентларга да күңеллерәк. Без ярдәмне бөтенләй башка, яңа дәрәҗәдә күрсәтә алабыз”. 

Фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасыннан Олоповлар да читтә кала алмаганнар. Бер ай элек уллары Гордей дөньяга килгән күпбалалы гаилә өчен йортлары янында гына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү урыны булу – беренче чираттагы мәсьәлә. 

“Бала кечкенә булганда салкын тию яисә температура күтәрелү борчу тудыра. Безнең ФАПтагы шартлар ярдәмне урында алырга мөмкинлек бирә. Без, яшь әти-әни, бу яктан тыныч һәм улыбызга һәрчак ярдәм күрсәтә алачакларына ышанабыз. Авылда яшәү өчен бөтен шартларның да тудырылуы мөһим, балалар үскәндә бигрәк тә”, – диделәр Ангелина һәм Владимир Олоповлар. 

Шул ук көнне Егоркино халкы да яңартылган сәламәтлек саклау объекты ачылу уңаеннан шатлык хисләре кичерде. Мондый вакыйганың авыл халкы өчен чын бәйрәм булуын раслагандай, мәртәбәле кунакларны җирле “Шульгеме” ансамбле әгъзалары каршы алды. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Елена Мандрейкина билгеләп үткәнчә, яңартылган пунктта медицина ярдәмен 600дән артыграк кеше алачак, аларның 250гә якыны – пенсионерлар. 

Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев әйтүенчә, ике ФАП та капиталь ремонтланып кына калмаган, бөтен кирәкле җайланмалар һәм җиһазлар белән комплектланган да. Быел шундый ук эшләр Кычытканлы һәм Түбән Чаллы авылларында башкарыла. Федераль программа ярдәмендә районда күпчелек фельдшер-акушерлык пунктлары яңарган, бары җидесенә генә ремонт таләп ителә. Ә бу тагын да күбрәк авыл кешеләре сыйфатлы медицина белән колачланачак дигән сүз, чөнки “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты нәкъ менә шундый максатларны күздә тота да. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев