Нурлат районында мөселман зиратларының торышы бәяләнде
Нурлат районының Аксакаллар шурасы рәисе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов җирле мөселман зиратларын тикшереп чыкты.
Июнь ахырында бер атна дәвамында ул 38 татар зиратын карап, аларның чисталыгы, территорияләренең тәртиптә тотулуына һәм үләннәрнең чабылуына бәя бирде.
“Кычытканлы, Чулпан, Биккол, Фома, Чишмә, Иске Әмзә, Колбай Мораса, Төрнәс, Якты Күл авыллары, шулай ук Кормыш бистәсе зиратларын яхшы яктан билгеләп үтәсем килә. Шәһәрдә исә – Югары Нурлат, Түбән Нурлат микрорайоннары. Көрнәле Әмзә, Зирекле һәм Яңа Әмзә авыллары зиратлары бик аяныч хәлдә”, – дип уртаклашты тикшерү нәтиҗәләре белән Якуб хәзрәт.
Әйтүенчә, зиратларның территорияләрен даими җыештыру, үләннәрне вакытында чабу, каберлекләрне карап тору мәрхүмнәргә түгел, ә аларның якыннарына кирәк: бу балаларга үз гаиләңә һәм туган ягыңның тарихына карата хөрмәт күрсәтү үрнәге булып тора.
“Зиратлардагы чисталык өчен авыл җирлекләре яисә аерым билгеләнгән затлар гына түгел, ә халык үзе дә җаваплы булырга тиеш, аларда тәртип урнаштыру – безнең уртак бурычыбыз”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев