Нурлат районында Татарстан Рәисе булып китте
Ул урып-җыю кампаниясенең барышына бәя бирде һәм “Заречный” лагере белән танышты.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Кызыл Шәрыкъ” агрохолдингының Яңа Әмзә авылы янәшәсендәге басуларында механизаторлар белән очрашты.
“Хәлләрегез ничек? Уңыш ничек? Кәефегез ничек?»
Комбайнчыларның һәрберсенә кул биреп, ул аларга бер-бер артлы шундый сораулар бирде, чөнки агросәнәгать комплексы һәм уракка кагылышлы мәсьәләләр бу көнне игътибар үзәгендә булды. Биредә үк Рөстәм Нургалиевич җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсе белән танышты. Аның игътибарын сәнәгать мәйданчыгында җитештерелә торган ит һәм сөт продукциясе, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге җәлеп итте.
“Без ел саен халык арасында аеруча ихтыяҗлы булган яшелчә сортлары үстерәбез”, – диде Рәмзия Фәйзуллина.
Эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән дә якыннан аралашты.
“Районда 26 авыл җирлеге бар, аларның барысы да үзара салым программасы буенча эшли. Бу көннәрдә һәр җирдә актив эш бара: юлларга таш җәелә, яктырткычлар урнаштырыла”, – дип хисап тотты район башлыгы Дамир Ишкинеев.
Ул шулай ук уракның барышы турында сөйләде: барлык мәйданнарның 41 процентыннан ашлык җыеп алынган, һәр гектарга уртача уңыш 35 центнер тәшкил итә.
Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова хезмәттәшләре исеменнән терлекләрне асрауга бүлеп бирелә торган субсидияләр һәм үзара салым программасы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Нурлатлыларның бу өлкәдәге, шулай ук хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм программаларын гамәлгә ашырудагы активлыгын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов кыр хезмәтчәннәре белән аралашуны кыр станында дәвам итте. Аш өстәле артында ул комбайнчылар һәм механизаторлар белән сөйләште, техника белән тәэмин ителеш һәм хезмәт шартлары белән кызыксынды, аларга республиканың азыктөлек иминлегенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисенең эш сәфәре яңа “Заречный” лагерен карау белән дәвам итте. Ул биредә балаларның ялы һәм үсеше өчен булдырылган шартлар белән танышты, педагоглар һәм җитәкчелек белән аралашты. Актлар залында балалар спорт биюе элементлары булган номер күрсәттеләр. Очрашу ахырында алар Татарстан Рәисе белән фотога төштеләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев