Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында урак темплары арта

Игенчеләр барлык мәйданнарның 21 процентыннан игеннәрне җыеп алган.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында урак эшләренең темплары көннән-көн арта бара. Бу көннәрдә эре агрофирмаларда да, кече крестьян-фермер хуҗалыкларында да көзге бодай һәм рапс уру эше бара. 

Опeрaтив мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы культуралары 4559 гектар мәйданнан җыеп алынган, бу барлык урак мәйданнарының 21 процентын тәшкил итә. Игенчеләр 17 мең тоннадан артыграке ашлык җыеп алган, һәр гектарга уртача уңыш уртача 38,1 центнер тәшкил итә. 

Аграрийлар уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык көчләрен куялар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев