Нурлат районының 14нче Агрофирмасында азык әзерләү эшләре бара
Басуларда люцернаны ике сменада җыялар, бу азыкны үләннәрдәге туклыклы матдәләрне максималь саклап әзерләргә мөмкинлек бирә.
“Чистополье” холдинг компаниясенең 14нче Агрофирмасында янә эш кайный – хуҗалыкта сенаж салу дәвам итә. Быел күпьеллык үләннәр мул уңыш белән сөендерә: печән куе һәм биек булып үскән һәм хуҗалык хезмәтчәннәре җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык запасы туплап калырга өметләнә.
Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 2000 гектар тәшкил итә. Мәйданнарның бер өлеше печән әзерләүгә киткән инде, калганы сенаж өчен билгеләнгән. Узган атнада Нурлаттан ерак түгел урнашкан люцерна басуында да техника тәүлек әйләнәсе бертуктаусыз диярлек эшләп, чабылган хуш исле үләннәрне сенажга җыйды.
Процесс барлык агротехнологик кагыйдәләргә туры китереп оештырылган иде. Башта эшкә ике “Беркут” чапкычы керешә. Чапканнан соң, үләннәрне, тигез кипсен өчен, тараталар һәм соңрак тигез рәтләргә салып чыгалар. Яшел массаны җыюда өч “Ягуар” азык җыю комбайны катнаша. Ташу эшенә исә 16 берәмлек техника җәлеп ителгән.
“Хәзер люцернаны җыеп алу өчен иң кулай вакыт. Дымлылык нормада булырга тиеш – бу азыкның сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Быел күпьеллык үләннәр уңышы яхшы, аны вакытында җыеп алу өчен эшне ике сменада оештырабыз, техника белән тоткарлыклар юк. Көннең һәр аяз сәгатеннән файдаланып эшлибез”, – дип ассызыклады җитәкченең кырчылык буенча урынбасары Зөфәр Минегулов.
Терлекчелек комплексы территориясендә дә эш тынмый. Биредә көн дәвамында берөзлексез кайтып торучы яшел массаны тыгызлап саклауга салуга аерым игътибар бирелә. Монда да ике сменада өчешәр трактор эшли, алар массаны кабул итеп, таптатып баралар. Азык т ашуда катнашу чы механизаторларның берсе Сергей Яковлев белән дә без терлекчелек комплексы территориясендә очраштык.
“Иртәнге 6дан эшлибез. Көненә 7-8әр рейс ясыйбыз. Люцерна артык үсеп китмәсен һәм шул ук вакытта сусыллыгын сакласын өчен, аны вакытында җыеп алу мөһим. Быел уңыш мул, һава торышы мөмкинлек биргәндә, тизрәк ташырга тырышабыз”, – дип, тиз генә яшел массаны бушатып, янә кырга ашыкты ул.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, азык әзерләү кампаниясе барышында район буенча ел ярымлык азык запасы булдыру планлаштырыла. Бурычлар җитди – кышка кадәр 4 490 тонна печән, 45 мең тоннага якын сенаж, 51 мең тоннадан артыграк силос әзерләп өлгерергә кирәк. Район буенча исә күпьеллык үләннәр 4600 гектар мәйданны тәшкил итә. Тулаем, азык әзерләү кампаниясе аерым контрольдә тора, чөнки терлекчелекнең кышкы чорда тотрыклылыгы һәм терлекләрнең продуктлылыгы бүген эшне ничек оештыруга турыдан-туры бәйле бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев