Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Абляскино авылында янгын чыкты

Кичә, 28 июльдә, иртәнге 09.00 сәгатьтә 125нче янгын-коткару частеның кизү службасына Абляскино авылында мунча януы турында хәбәр керә.

“Беренче янгын сүндерү расчетлары килеп җиткәнче мунчаның алгы як бүлмәсе һәм түшәме яна торган була. Янгын сүндерүчеләрнең максатчан гамәлләре һәм янгынны сүндерергә ярдәм иткән җирле халыкның актив катнашуы аркасында, янгын 09.50 сәгатьтә тулысынча сүндерелә. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе – электр үткәргечләрен монтажлаганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү”, – диде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Әлмарис Талипов.

Ул янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклеген искәртте.

“Зыян салынган электр үткәргечләрен куллану һәм электр челтәрен артык йөкләү катгый тыела. Моннан тыш, тиз кабынучы матдәләрне һәм материалларны электр аппаратурасы янында сакларга ярамавын да онытмагыз”, – диде Әлмарис Ниязович.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев