Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Бикүле авылында “ 1300 метрда суүткәрү челтәрләре яңарачак

Бу көннәрдә авылда төзелеш эшләре бара.


Авылның Такташ, Дуслык һәм Мәктәп урамнарында техника гөрелтесе тынмый бу көннәрдә – подрядчы оешма әгъзалары биредә яңа суүткәрү трассасы салу эшләре белән мәшгуль. 5 кешелек бригада бер атнадан артыграк вакыт эчендә шактый күләмле эшләр башкарырга өлгергән – ике урамда траншея казу инде төгәлләнеп килә, әзер участокларга 110лы диаметрлы ПНД торбалар салына. 

Фәрит Мадияров һәм Марсель Агазуллинның бик җаваплы – 100әр метрлы торбаларны ялгаган вакытларына туры килдек. Торбаларны ялгау өчен электр муфтасы белән эретеп ябыштыру ысулыннан файдаланып эшли оешма хезмәткәрләре. 

“Иң нәтиҗәле ысул бу, вакытны да күп алмый, эш тә сыйфатлы, халыкка озак еллар хезмәт итәрлек була, – ди Фәрит Мадияров. – Менә бу торбаларны ялгау өчен нибары 213 секунд вакыт китте. 20 минуттан соң торбаны траншеяга төшерергә дә мөмкин булачак».

Торбаларны базга салганчы комнан “мендәр” ясап калдыралар – бу эшләрне үзенең тракторы белән Максим Нягашкин башкара. 

Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова эшләрнең барышын шәхсән үзе контрольдә тота – бригада егетләре янына көн саен сугыла. Торбаларны алыштыру – агымдагы елның иң зур проекты: авылда тормыш сыйфаты турыдан-туры шуңа бәйләнгән. 

“Авылыбызда суүткәрү системасының озынлыгы 7700 метр, шуның 1500 метры узган гасырның 70нче елларында салынган тимер торбалар иде. Бу урамнарда яшәүчеләрдән суның сыйфатына кагылышлы зарларны еш ишетергә туры килде. Шуңа әлеге проблеманы хәл итү өчен “Һәр йортка чиста су!” проекты белән “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыяте муниципаль берәмлекләр өчен үткәрә торган бишенче грантлар бәйгесендә катнашып карарга булдык, – ди Алсу Минһадыевна. – Бәйгегә быел 213 заявка кергән, шулардан 47 иҗтимагый әһәмиятле инициатива җиңүче итеп танылган. Һәм җиңү яулаган проектларның берсе – безнеке! Грант акчаларына 1300 метрда яңа трасса сузылачак. Трассада 11 кое һәм 3 янгын гидранты куеп калдырылачак. Бәйгедә сайлап алу критерийларының берсе – башка чыганаклардан өстәмә финанслауның булуы иде. Бу максатларга без үзара салым программасы кысаларында җыелган акчаларны тотачакбыз, аларга яңа су башнясы кую планлаштырыла”. 

Грант программасы – “Татнефть”нең муниципалитетлар белән хезмәттәшлек итү механизмы. Ул Компания эшчәнлек алып тора барган территорияләрнең үсеше өчен мөһим булган проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Быел, мәсәлән, суүткәрү челтәрләре төзелеше һәм ремонты, ишегаллары балалар мәйданчыклары урнаштыру иң ихтыяҗлы программалар арасында булган. Бикүле авыл җирлеге башкарма комитетының әлеге бәйгедә өченче ел рәттән җиңү яулавы инде бу. 

«2023 елда “Татнефть” балалар өчен уен мәйданчыгы төзегән иде. 2024 елда спорт җиһазлары алып, мәйданчыкны тагы да тулыландырдык. Хәзер биредә балалар да рәхәтләнеп уйный, яшьләр дә спорт белән шөгыльләнә ала. Мәйданчыкка яшь гаиләләр бик теләп килә, әби-бабаларына кунакка кайткан балалар да вакытларын монда уздыра. Боларның барысы өчен дә без “Татнефть” Компаниясенә рәхмәтле», – ди Алсу Минһадыевна. 

Авылда яңа трасса салу эшләренең башлануын Мәктәп урамында яшәүчеләр түземсезлек белән көтеп алган. 

“Бу трасса күптән үз срогын уздырды инде: су начар килә, сыйфаты да әлләкем түгел. Шуңа да яңа суүткәрү челтәрен шатланып көтеп торабыз. Су иң кирәк нәрсә бит, – ди Гомәр Вәлиев. – Шунысы яхшы: эшләрне бик яхшы башкаралар, һәр йорт каршына зур коелар куеп калдыралар, алар суны өйләргә тоташтыру өчен дә бик уңайлы. Әле ерак түгел генә янгын гидранты да булачак икән, бусы да бик мөһим». 

Аның сүзләрен күршесе Әхәт Гобәйдуллин да куәтли. 

“Балачакта урамыбызда бу суүткәргечне сузуларын мин дә хәтерлим әле, шуннан бирле яңартылганы булмады. Әлбәттә, аның торышы борчылу уята – ышанычлырак булса иде дип тели идек. Нефтьчеләрдән безгә бик зур бүләк булды инде бу. Авыл халкының көнкүреше турында кайгыртырга да мөмкинлек табалар, аларга һәм шундый проектлар белән төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган авыл җирлеге башкарма комитетыбызга зур рәхмәт”, – ди ул. 

Авылның өч урамында яшәүче һәр йортта бу көннәрдә яңа су трассасына тоташуны көтеп яшиләр. Ул көнгә исә озак калмый. “Татнефть” ярдәме белән бу көннәрдә ничәмә-ничә торак пунктта социаль әһәмиятле эшләр башкарыла: парклар, ял итү урыннары барлыкка килә, балалар мәйданчыклары төзелә, чишмәләр төзекләндерелә... Шул еллар эчендә халыкның ышанычын яуларга өлгергән программа гамәлдә һәм кешеләр иминлеге хакына эшләвен дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев