Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Үрнәк авылы янындагы Зур Чирмешән елгасы аша яңа күпер төзелеше тәмамланып килә

Күпер “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын төзү, реконструкцияләү” республика программасы буенча төзелә.

Эшләрнең гомуми суммасы 486 миллион сум тәшкил итә.

Рәхимә Бобакулованың Үрнәк авылына күченеп кайтуына 22 ел. Шуның 16 елын ул социаль хезмәткәр булып эшли. Аның кайгыртуындагы өлкәннәрнең берсе – Мөнәвәрә Мөхетдинова Киекле авылында гомер кичерә, һәм моңа кадәр язгы ташу чорында аның янына бару аеруча мәшәкатьле булган. 

“Иске күперне су басып киткәч, әйләнеч юлдан җәяү йөрергә туры килә иде, ә ара якын түгел – 10 чакрымлап. Үрнәктәге өлкәннәр белән дә азык-төлекне язгы ташу чорына алдан кайгыртып, хәтта туңдыргычта 15ләп кирпеч ипи катырып куя идек, – дип уртаклашты ул. – Хәзер исә яңа күпергә сөенеп бетә алмыйбыз, мондый проблемалар булмаячак”. 

84 яшьлек Мөнәвәрә апа Мөхетдинова тумышы белән Үрнәк авылыннан, һәм биредәге үзгәрешләргә ул да бик шат. 

“Без кечкенә чакта агач күперне язгы ташу чорында гомумән дә сүтеп алып куялар иде. Киекле мәктәбендә укыганда 20шәр көн өйгә кайта алмыйча, туганнарда һәм дус-ишләрдә яшәргә мәҗбүр була идек. Күптән түгел Үрнәккә ашка бардым һәм күпернең матурлыгын, зурлыгын күреп шаклар каттым. Бөтен авыл халкы өчен бәйрәм бит бу”, – диде ул. 

Узган елның маеннан төзелә башлаган күпер бүген, чыннан да, мәһабәтлеге белән ерактан игътибарны җәлеп итә. Подрядчы оешма бригадиры Константин Прохоров әйтүенчә, төзелеш эшләре 90 проценттан артыгракка төгәлләнгән инде. Асфальт катламы салынган, ул Үрнәк авылына кадәр сузыла. Яктырту баганалары да урнаштырылган, озынлыгы – 100, киңлеге 11 метр булган күпернең ике ягыннан да җәяүлеләр зоналары ясалган, култыксалар да күз явын алырлык, кырдан күпергә күтәрелергә теләүчеләр уңайлылыгы өчен баскычлар кайгыртылган. Төзелеш эшләренә бүгенге көндә 16 хезмәткәр, техникадан грейдер, каток, фронталь төягеч җәлеп ителгән. 

“Хәзерге вакытта юл кырыйларын бут ташын кулланып Рено матрацлары белән ныгыту эшләре алып барыла. Бу язын Чирмәшән елгасында су күтәрелгәч, яр буйларын юдырып китмәсен өчен эшләнә”, – дип сөйләде бригадир. 

Төзүчеләргә төп эшләр вакытында елганың үзәнен тарайтырга туры килгән, тиздән аны киңәйтеп, беренчел халәтенә кайтару эшләренә керешәчәкләр, димәк, җирле экосистемага бернинди куркыныч та янамый. 

“Алда торган бурычлардан барьер коймалары урнаштырып бетерү, юлга разметка төшерү, юл билгеләре кую эшләре калып бара. Аннан соң вакытлыча ясалган күперне сүтә башлаячакбыз”, – диде Константин Прохоров. 

Димәк, яңа күпер аша юл хәрәкәте ачылуга санаулы атналар калып бара. 

Шул көннәрдә биредәге реконструкция эшләре белән район башлыгы Дамир Ишкинеев та танышып китте. 

“Бөтен Киекле авыл җирлеге халкы өчен көтеп алынган вакыйга бу. Элеккеге күпер бик искергән, таушалган иде. Хәзер язгы ташу чорында биредә су басу куркынычы янамаячак, халык тынычлап күпер аша үтеп йөри алачак, – диде ул. – Эшләрнең сыйфатлы һәм намус белән башкарылганы күренеп тора. Районыбыз өчен шундый мөһим объект төзелешенә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтүе өчен республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәт”. 

Бүгенге көндә Үрнәктә 68 йорт бар, 120дән артыграк кеше гомер кичерә. Ямьле табигать кочагына сыенып утырган авыл читтә яшәүчеләрне дә җәлеп итә, биредә җәй көннәрендә дачага кайтучылар арта бара, буш участокларның саны да кимегән. Район башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы ике елда гына да 8 участок сатып алынган. Яңа күпер исә авылның җәлеп итүчәнлеген тагын да арттырачак дип көтелә, нурлатлыларның яраткан ял итү почмагы – Үрнәк чишмәсе дә якында гына урнашкан бит. 
Ә районда күперләрне яңарту буенча эшчәнлек дәвам итә. 

“Быел Киекле, Иске Чаллы авыллары янында һәм шәһәрнең әйләнеч юлы аша Югары Нурлатка таба салынган өч күпергә ремонт ясалачак, әлеге эшләргә 50шәр миллион сум акча бүлеп бирелә, – дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин. – Моннан тыш, авыллар эчендәге күперләрне теркәү эшен башлап җибәрдек, киләсе елдан аларны массакүләм ремонтлый башларга исәплибез”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев