Нурлат районының “Заречный” лагеренда китапханәчеләр балалар өчен фәнни тамаша үткәрделәр
Шул көннәрдә балаларны сәламәтләндерү лагеренда фәнни тылсым атмосферасы хөкем сөрде.
Колбай Мораса һәм Иске Әлмәт авыллары китапханәчеләре ял итүче яшь нурлатлылар өчен “Акылсыз профессорлар тамашасы” дигән чара үткәрделәр.
Алар мавыктыргыч химик тәҗрибәләр күрсәттеләр һәм фәнни тематикага багышланган табышмакларны чишәргә тәкъдим иттеләр.
Чара барышында балалар зур кызыксыну белән экспериментларның нәтиҗәләрен алдан әйтергә тырыштылар, фәнни процессларда актив катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев