Нурлат районында 7 гаилә “Агростартап”та катнашырга теләк белдергән
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерүгә йөз тоткан проектларны тормышка ашыруга игълан ителгән “Агростартап” грантына конкурс сайлап алуында катнашуга әлегә районда яшәүче 7 гаилә теләк белдергән.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар бу көннәрдә заявкалар һәм документлар әзерләү белән мәшгуль. Быел исә конкурс сайлап алуында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм эш башлаучы фермерлар да катнаша ала, министрлыкта документлар 12 августка кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев