Нурлат шагыйрәсе Маргарита Литтаның икенче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Җирлекара үзәк китапханә шул көннәрдә шигърият сөюче һәм волонтерлык эшчәнлеге яшәү рәвешләренә әверелгән нурлатлыларны бер түбә астына җыйды: биредә рус һәм чуваш телләрендә иҗат итүче талантлы якташыбыз Маргарита Литтаның яңа гына табадан төшкән һәм ике телдә дә язылган шигырьләрен үз эченә алган “Возвращайся с победой, родной!” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Чара ватанпәрвәрлек һәм рухи теләктәшлек хисләре белән сугарылган иде, чөнки шигъри тәлгәшләрнең бер өлеше махсус хәрби операция темасын колачлый.
“Иҗат сандыгымдагы чираттагы җыентыгымны укучылар хозурына тәкъдим итү бик дулкынландыргыч һәм кадерле, – дип уртаклашты Маргарита Валерьяновна. – Бүген илебездә бара торган вакыйгалар безне дә читләтеп үтмәде: гаиләбезнең төп яклаучысы – энем Анатолий хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында, һәм китапның бер бүлеге нәкъ менә аңа багышланган. Сугышчылар өчен мондый чакта җылы сүз ишетү, үзләре турында уйлауларын белү зур көч һәм терәк булып тора. Бу җыентыгым белән мин, иң беренче чиратта, энемә һәм бүген Ватан сагында торучы, тыныч күк йөзе өчен дошманга каршы көрәшүчеләрнең барысына да теләктәшлек күрсәтергә теләдем. Китапка исем итеп сайланган “Җиңү белән кайт, туганым!” дигән сүзләрнең барлык сугышчыларга карата да чынга ашуын телим”.
Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле Анатолийның видеокотлавы булгандыр. Аның кайнар сәламе алгы сызыктагы барлык батырларыбызның какшамас рухын һәм рәхмәтен җиткерүче символик бүләккә әверелде. Китапның тагын бер бүлеге районыбызның фидакарь волонтерларына багышланган. Һәм бу очраклы түгел: Маргарита Литта үзенең якыннары белән бу игелекле хәрәкәтнең үзәгендә кайнап, уртак җиңүне якынайтуга бәяләп бетергесез өлеш кертә. Шуңа да әлеге тема аның күңелендә аеруча тирән урын алган, ә шигырьләреннән ихлас хисләр бөркелә.
Чара чын мәгънәсендә җылы һәм эчкерсез мохитка корылып, тамашачылар белән рухи бердәмлектә узды. Кичә башланыр алдыннан кунаклар өчен үзенчәлекле автограф-сессия оештырылган иде: шагыйрә һәр килүчегә китабы белән бергә “Чын йөрәктән!” дигән открытка да тапшырды. Открытканың икенче ягында яңа җыентыктан төрле шигъри юллар язылган, һәм һәркем шунда ук әлеге сүзләрдән күңелендә туган хис-кичерешләрен теркәп куярга тиеш булды. Соңыннан әлеге самими сүзләр сәхнәдән яңгырады, һәм автор әйтүенчә, бәлки алар әле киләсе иҗади янчык тууга да нигез бирерләр. Һәм, әлбәттә инде, авторга котлау сүзләре, җылы теләкләрнең, теләктәшлек һәм рәхмәт билгесе буларак чәчәк бәйләмнәренең иге-чиге булмады. Маргарита Валерьяновна үзе дә сюрпризлар әзерләгән иде: чиксез рәхмәт хисләре белән ул тормыш бүләк иткән һәм яшәү маягы булган әнисенә һәм китапны бастыруда бәһасез ярдәм күрсәткән җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатовага чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Маргарита Литта иҗат белән актив шөгыльләнә. Аның башлангычында 2008 елда “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы каршында җирле чуваш авторларын берләштергән “Салават күпере” әдәби берләшмәсе үз эшен башлап җибәргән иде. Шул вакыт эчендә өч шигърият һәм проза җыентыгы дөнья күрде. Маргарита Валерьяновна бүген үзе хезмәт куя торган үзәк китапханәдә дә әдәби тормышны җанландырып җибәрде: ай саен биредә язучылар белән очрашулар уздырыла. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып “Әдәби Нурлат. Шәхесләр” альманахының берничә чыгарылышы басылды. Шагыйрәнең 2015 елда дөнья күргән беренче җыентыгы югары бәя алып, Петр Хузангай исемендәге әдәби премиягә лаек булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев