Нурлат шәһәрендә быел ятим балалар өчен өч йорт салыначак
Хәзерге вакытта беренче йортның нигезен салу эшләре бара, икенчесе өчен котлован казылган һәм башлангыч эшләр башкарылган.
Объектта мәшгуль булган подрядчы сүзләренә караганда, төзелеш ел ахырына тәмамланырга тиеш. Красноармейская урамы елданел тимер юлчылар микрорайонын танымаслык итеп үзгәртә бара. Менә быел да биредә өч күпфатирлы йорт калкып чыгачак. Алар ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен төзелә. Эшләр гыйнвар ахырында башланып киткән.
“Йортлар икешәр катлы, сигезәр фатирлы булачак. Заказчы – Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды, – ди төзелеш компаниясе җитәкчесе Наил Фазлыев. – Әлегә ике котлован әзерләдек. Беренчесендә бетон астына каркаслар әзерли башладык инде. Биредә төп терәк конструкция арматурадан булачак. Аның өстенә блоклар куелачак, аннары плитә, стеналар. Өч йорт та бер үк төрле булачак. Бер үк вакытта икенче котлован өчен дә вак таштан нигез ясалды”.
Хәзерге вакытта объектта 5 кеше эшли.
“Фундамент – ул бинаның нигезе, көч конструкциясе, шуңа күрә эше дә бөртекле, – дип уртаклашты бетон салучы Вячеслав Дарьин.
Ул иптәшләре белән бергә арматурадан нигезнең каркасын җыю белән шөгыльләнә. Төзүчеләр нигезне бетонлау эшләрен инде бу атнада ук башкарырга планлаштыралар.
“Аны чама белән 7 көн җылытачакбыз, чөнки һава температурасы минус күрсәткечендә, – диде Наил Фазлыев. – Бетон суыкка каршы өстәмәләр кушып ясалган булса да, без барыбер җылыту кабеле салабыз. Аннары блоклар тезеләчәк, иң өскә плитә җәеләчәк”.
Төзелеш компаниясе җитәкчесе әйтүенчә, якынча 7-8 көннән өченче йорт өчен котлован әзерләргә керешергә планлаштыралар. Йортлар газобетоннан салыначак, аннары аларны сылап, буяячаклар. Икешәр катлы һәр йортның гомуми мәйданы 270 квадрат метр тәшкил итәчәк.
“Йортларны типовой проект буенча төзибез. Нурлатта ятим балалар өчен торак элек тә төзелеп килде, әмма мондыйлары юк иде әле. Һәр йортта берешәр бүлмәле – 7 һәм ике бүлмәле – 1 фатир булачак, алар индивидуаль җылыту системасы белән җиһазландырыла. Мондый йортлар республиканың Аксубай, Әлки һәм башка районнарында да төзелә», – дип уртаклашты Наил Нәгыймович.
Тышкы челтәрләр – су, канализация – үткәрелгән инде. Килү юлы да әзер. Һәр йортка асфальттан керү юллары һәм брусчаткадан җәяүлеләр юллары ясалачак.
“Объект үзенчәлекле: күзәтчелек органнары барысын да контрольдә тота. Вагончыклар, яктыртуның булуыннан башлап эшнең сыйфатына кадәр, – ди төзелеш компаниясе җитәкчесе”.
Наил Фазлыев объектта җитәкчелек итеп кенә калмый, инженерлык белеме булганга, үзе дә нивелир белән дә эшли, башка төр эшләрне дә контрольдә тота. Красноармейская урамы әкренләп яшьләр өчен уңайлы кварталга әверелә бара – биредә ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга фатирлар бүлеп бирелгән йортлар шактый инде. Тиздән бу исемлек яңа адреслар белән тулыланачак, ә ишекләр артында якыннарын югалткан кешеләрнең тормышларында яңа бәхетле сәхифәләр башланып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев