Нурлат шәһәрнең 4нче мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шәһәрнең 4нче мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә

Капиталь ремонт “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Бүгенге көндә биредә эшләр 65 процентка төгәлләнгән.

Хәзерге вакытта фасад эшләре алып барыла, периметр буйлап отмосткалар, керү төркемнәре яңара.

Инженерлык коммуникацияләре белән бергә видеокүзәтү системасы буенча да эшләр тормышка ашырыла. Ремонтны уку елы башланганчы тәмамлау ниятләнә.


Нет комментариев