Нурлат сугышчысының гаиләсендә җиденче бала туды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат сугышчысының гаиләсендә җиденче бала туды

Ул гаиләдә көтеп алынган бала.

Узган атна азагында Нурлатның бала тудыру йортында үзгә атмосфера хөкем сөрде: Гөлнара Хөснетдинова белән нәни улы Динарны каршы алырга рәсми затлар, якыннары килгән иде. 

Бүләккә – 101 роза

Гаилә башлыгы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә сугышчан бурычларны үти. Шатлыклы вакыйганы тормыш иптәше белән шәхсән уртаклашу өчен кыска вакытлы ялга кайта алмаса да, чиксез рәхмәт хисләрен әтисе Якуб Миңнеханович аша 101 роза чәчәген бүләк итеп белдергән. Динар, чыннан да, зур һәм тату гаиләдә көтеп алынган ир бала. 

Нурлат сугышчысының гаиләсендә җиденче бала туды

“Олы улыбызга 13 яшь, аннары биш кызыбыз үсеп килә, – дип сөйләде күпбалалы әни. – Җиденче балабыз да кыз булыр дип уйлаган идек. Икенче УЗИ нәтиҗәләрен тормыш иптәшемә хәбәр иткәч, ул бик сөенде. Динар исеме турында күптәннән уйлап йөри идек, шуңа исем сайлау белән бәйле авырлыклар килеп тумады. Ә зур гаилә – бу минем күптәнге хыялым. Өлкән балалар чын ярдәмчеләрем булып үсеп киләләр, без барысын да бердәм булып башкарабыз”. 

Гөлнара Хөснетдинова бала тудыру йортыннан чыкканда илебез әләме һәм Ватан сакчысы фонында “Махсус хәрби операция сугышчысының хатыны” дигән язма төшерелгән футболка кигән иде. Тормыш иптәшенең әлеге бүләге аны саклаучы һәм авыр минутларында күңелен юатучы чын ядкәргә әверелгән. 

“Йөклелек чорында әлеге футболканы салмыйча йөрдем, дисәм дә була. Тормыш иптәшем һәм әтиебез, ул безнең чын яклаучыбыз. Аның белән горурланабыз һәм тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез”, – дип уртаклашты күпбалалы әни.

ТР Рәисеннән бүләк

Бала белән әнине котларга килгән кунаклардан да җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов Гөлнара Хөснетдиновага ТР Рәисе һәм район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырып, гаиләнең якын киләчәктә тулы составта очрашуына өметен белдерде. 

Тайпан позывнойлы Рөстәм махсус хәрби операция зонасында өченче ел хезмәт итә. Хәзерге вакытта Херсон юнәлешендә мотоукчылар часте сафларында сугыша. Якыннары әйтүенчә, илебез сагына басу турындагы теләген җиткергәч, аның әлеге ватанпәрвәрлек адымын, авыр булса да, хуплап һәм аңлап каршы алганнар. Бүген аның фронттагы батырлыклары белән горурланалар, хәрби бүләкләренә сөенәләр. 

Сугышчы өчен иң кадерле бүләк исә – балаларыннан килгән җылы хәбәрләр, алар аны зарыгып өйдә көтәләр, ихлас теләкләр белән хатлар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Ә тыл нык, гаилә имин булганда, сугышчан рух та югары.


Нет комментариев