Нурлат табиб-эндокринологы шикәр диабетына кагылышлы киңәшләрен бирде
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат табиб-эндокринологы шикәр диабетына кагылышлы киңәшләрен бирде

Бүген Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Шикәр диабетының төп билгеләре

“Шикәр диабеты – хроник эндокрин авыру, ул организмда глюкозаның үзләштерелүе бозылу белән характерлана: глюкоза канга килә, әмма күзәнәкләргә үтеп керә алмый. Моның сәбәбе – инсулин гормонының җитешмәве яки җитәрлек күләмдә булмавы, – дип аңлатты Нурлат районы үзәк хастаханәсе табиб-эндокринологы Надежда Соснова. – Беренче типтагы диабет вакытында ашказаны асты бизе инсулинны бик аз күләмдә бүлеп чыгара, ә икенче типта күзәнәкләр инсулинга сизгерлеген югалта. Икенче типтагы диабет иң киң таралган төр булып санала: ул барлык очракларның 85 проценттан артыгын тәшкил итә”. 

Табиб билгеләп үткәнчә, авыруның төп куркыныч факторлары арасында нәселдәнлек, симерү һәм артык авырлык, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, кичерелгән йогышлы авырулар, шулай ук йөрәкнең ишемик авыруы, атеросклероз кебек кайбер башка чирләр дә бар. 

Нурлат табиб-эндокринологы шикәр диабетына кагылышлы киңәшләрен бирде

Надежда Егоровна билгеләп үткәнчә, шикәр диабетын көчле сусау, бәдрәфкә еш йөрү, даими арыганлык тою, тире кычыту кебек билгеләр буенча чамаларга мөмкин. Әлеге симптомнар барлыкка килсә, табибка күренүне кичектерергә ярамый: диагноз никадәр иртәрәк куелса, авыруны контрольдә тоту шулкадәр җиңелрәк. 

Диабет – куркыныч чыганагы

“Күпләр диабет тукланудагы чикләүләр белән генә куркыныч дип саный, әмма аның төп зыяны – өзлегүләр: инфаркт, инсульт, бөер җитешсезлеге, күрү сәләтен югалту, аяккулларны ампутацияләү. Аларның күбесе акрынлап барлыкка килә, шуңа күрә башлангыч чорда ачыкларга мөмкин. Моның өчен исә вакытында тикшеренү узарга кирәк”, – ди табиб. 

Белгеч аңлатканча, диабет вакытында өйдә кандагы шикәр күләмен үлчәп тору белән генә чикләнергә ярамый. Эндокринолог тикшеренүләрнең һәм анализлар тапшыруның мөһимлеген искәртә. 

“Авыруның башлангыч чорын нәкъ менә планлы тикшеренүләр вакытында ачыкларга мөмкин. Бу этапта аны контрольдә тоту әле күпкә җиңелрәк”, – дип кисәтә Надежда Соснова. 

Шунысын да истә тотарга кирәк: һәркем кандагы шикәр күләмен мөстәкыйль рәвештә үлчәп, үз сәламәтлеген күзәтеп тора ала. 

Нурлат табиб-эндокринологы шикәр диабетына кагылышлы киңәшләрен бирде

Туклануга да игътибарлы булу зарур

Әмма күрсәткечләрнең ашаган ризыкка да бәйле булуын онытмаска кирәк. Әйтик, җиләк-җимешне аерым ашау кандагы шикәр күләмен сизелерлек арттырырга мөмкин, ә аны бер уч чикләвек белән кулланганда, шикәр күләме акрынрак менә. Шулай ук төрле мифларга да сукырларча ышанырга ярамый. Бу шикәрне алыштыручы матдәләргә дә кагыла. 

“Аларга кагылышлы ялгыш фикерләр күп, – ди Надежда Егоровна. – Кайберәүләр шикәр алыштыргычларны тулысынча куркынычсыз дип саный һәм аларны күпме теләсәң, шулкадәр кулланырга ярый дип уйлый. Чынлыкта исә иң киң таралган төрләренең дә организм тарафыннан үзләштерелү үзенчәлекләре һәм куллану күләме буенча чикләүләре бар. Барлык шикәр алыштыргычлар да бертөрле дип уйлау да ялгыш. Бер кешегә туры килгән матдә икенчесенә, организм үзенчәлекләренә һәм өстәмә авыруларына карап, туры килмәскә мөмкин. Фруктозага карата да шул ук хәл: күп күләмдә кулланганда, ул бавырга авырлык тудыра, матдәләр алмашына йогынты ясый”. 

Табиб шикәр алыштыргычларны үз белдегең белән сайламаска киңәш итә. Анализ нәтиҗәләрен һәм пациентның сәламәтлек торышын исәпкә алып, эндокринолог нәкъ сезгә туры килә торган вариантны тәкъдим итәчәк.


Нет комментариев