Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат урман хуҗалыгы базасында “Урман кисүче-2026” республика конкурсы үтте

Ярышлар тагы бер кат Нурлат урман хуҗалыгы командасының югары һөнәрмәнлеген һәм ел саен үткәрелә торган ярышларның яңа җиңүләргә ирешү өчен бик яхшы тренировка булуын раслады.


Урман кисүчеләр арасындагы һөнәри осталык конкурсы Татарстаннан, шулай ук Чувашия һәм Карелиядән 20 катнашучыны үзенә җыйды. 
Алар арасында 3 хатын-кыз да бар иде. Берсе – Нурлат урман хуҗалыгында делопроизводитель булып эшләүче Елена Сафиуллина. 

«Мондый ярышларда 2021 елдан бирле катнашам, – диде ул. – Бу юлы да көр кәеф белән әзерләндем». 

Ачылу тантанасында район башлыгы Дамир Ишкинеев, республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм баш хөкемдар Александр Гончаровның сәламләвеннән соң катнашучылар биремнәрне үтәүгә керештеләр. Алар реаль тормышка мөмкин кадәр якынайтылган шартларда үткәрелде. Урманчыларга агач кисү, чылбыр алыштыру, катнаш ысул белән һәм төгәллеккә бүрәнә кисү, ботакларны кисүдә, шулай ук эстафетада үз осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. Күкрәк номерлары буенча җөп һәм так саннарга бүленеп, алар үз участокларына юнәлделәр. 

Агач кисүгә беренче булып Нурлат урман хуҗалыгы командасы вәкиле – урман кисүче Николай Гришаков кереште. Мондый ярышларда 2013 елдан бирле катнашучы тәҗрибәле урман кисүче бурычны зур төгәллек белән үтәде: агач казыклардан ясалган коридорга туп-туры барып төште. Бүрәнә үзәккә якынрак ята икән, җиңү шансы да шулкадәр зуррак. Николай моңа кадәр дә уңышларга ирешкән булган инде: мәсәлән, 2019 елда ул өч беренче урын яулаган.

Елена Сафиуллина да ярышларга азарт белән кереште. Башта дулкынлануы сизелсә дә, кулына бензопычкыны алу белән, тынычланды. Үз-үзен кулда тоту, чыдамлылык һәм якыннарының ярдәме аңа барлык этапларны да лаеклы үтәргә булышты. Ә бит моның өчен тизлек кенә түгел, төгәллек һәм зур игътибар да таләп ителә. Мәсәлән, бензопычкы чылбырын алыштырыр алдыннан хөкемдарлар катнашучыларның кулларын карап, учларындагы иске яраларны фломастер белән билгеләп куйдылар – биремне үтәгәндә яңалары барлыкка килсә, штраф салыначак. 

Гомумән, нурлатлы лар командасы тәҗрибәле һөнәрмәннәрдән җыелган иде – аларның һәркайсы мактау пьедесталына берничә тапкыр күтәреле. Бу юлы хатын-кызлар арасында безнең Елена Сафиуллинага тиңнәр булмады – ул 1нче урынны яулады. Ир-атлар да лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр: 1нче урын безнең Николай Гришаковта. Элек юниорлар арасында – җиңүче, ә узган елда “ботаклар кисү” биремендә “алтын” алган урман кисүче Фидаил Адеев бу юлы икенче булды. Станислав Маринин 3нче урынны алды, ул да мәртәбәле катнашучылар арасында: төрле елларда призер булган, ә 2025 елда хезмәттәшләре белән бергә төбәкара ярышларда командалар арасында 1нче урынны яулаганнар иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев