Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы бер ханым «Аеклык ноктасы» республика проекты ярдәмендә эчкечелектән котылган

“Аеклык ноктасы” республика проектында 20дән артыграк нурлатлы катнашып, аек тормышка юллама алган.

Проект социаль ятимлекне профилактикалауга, аерым алганда, алкоголь бәйлелегеннән интегүче, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче һәм социаль куркыныч хәлдә яшәүче кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. 

Нурлат районы әлеге проектта унынчы ел катнаша, һәм бу чор эчендә элегрәк үзенең тормышын шешәдән башка күз алдына да китермәгән кешеләр өчен чын коткару боҗрасына әверелгән. Исеме редакция өчен генә булган ханым – шундыйларның берсе. Менә инде бер елдан артыграк ул аек тормыш алып бара һәм үзенә ярдәм кулы сузган белгечләргә рәхмәт укып туя алмый. 

“15 яшемнән алкоголь эчемлекләрне күпләп куллана идем инде...” – дип башлады ул сүзен. 

Аңа 33 яшь, ике балигъ булмаган бала тәрбияли. Үз тормышы турында сөйләү җиңел генә бирелми аңа, бушка узган яшьлеге дә үкенечләр белән тулы, күрәсең. Шуңадырмы, сүзе күбрәк дәвалану һәм аңа китергән вакыйгалар турында. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе күз угына бер елдан артыграк элек эләгә ул: ул вакытта бергә яшәгән ир-ат белән исерткеч эчемлекләр эчеп утырганда бәхәс чыккач, тегесе полиция хезмәткәрләре чакырта. Комиссия әгъзалары хатын-кызның берничә көн айнымавы турында белеп алалар һәм гаиләне ведомствоара социаль патронажга исәпкә куялар. 

“Комиссия утырышы булды, һәм мин “Аеклык ноктасы” проекты буенча Казанга дәваланырга йөри башладым. Башта барысы да яхшы кебек иде, әмма, күпмедер вакыт узгач, зарарлы гадәтемә кире әйләнеп кайттым. Ничек шулай килеп чыккандыр, үзем дә белмим. Ул чагында бергә яшәгән иптәшем дә чыгып киткән иде инде”, – дип сөйләде ханым. 

Бу аның тормышында борылыш була, дисәк тә ярый, чөнки балаларын социаль куркыныч хәлдәге гаиләдән алып, приютка урнаштыралар. Кече кызына бу вакытта 3 яшь була. Әлеге хәл бик зур йогынты ясый аңа. 

“Тагын комиссия булды, миңа алкоголь бәйлелегендәге кешеләр өчен тернәкләнү үзәгенә барырга тәкъдим иттеләр. Ике ай ятып кайттым, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем. – Яңа тормышка өмет бирүче һәм минем кебек кешеләрне савыктыра алучы белгечләрнең барлыгын моңа кадәр белми дә идем. Аннан бөтенләй башка кеше булып кайттым, яшисем килә башлады. Чынлап торып яшәүнең нәрсә икәнен аңламаганмын да. Эшләү, балаларны бакчага йөртү, алар белән аралашу бәхетен аңламаганмын. Бар нәрсәгә күз йома идем. Аракы эчкәч, үз-үзеңә, сөйләгән сүзләреңә контрольне югалтасың. Бу яхшыга алып бармый, беркемгә дә киңәш итмәс идем. Үзәктән кайткач, “Аеклык ноктасы”нда дәвалануымны дәвам иттердем, балаларымны приюттан алдым. Иң мөһиме, белгечләр ярдәмендә исерткеч эчемлекләрне кулланырга ярамавын аңладым. Әлбәттә, бу юл бик авыр, озын булды, әмма мин зарарлы гадәтемне җиңеп чыга алдым. Иң беренче чиратта, үз-үземне бәяләргә һәм “юк” дип әйтергә өйрәндем. Кызларым да: “Әни, син аннан кайткач, үзгәрдең, холкың да, гамәлләрең дә хәзер башка”, – диләр”.

Ханым чын мәгънәсендә яңа тормыш башлый, үз-үзендә иске танышлары белән арасын өзәргә көч таба, кайберләрен туры юлга күндерергә омтыла. Эшкә урнаша, кече кызын балалар бакчасына урнаштыра. Бүген киләчәккә өмет белән яши, планнар кора, мисал өчен, үз фатирын сатып алу турында хыяллана. Ә иң мөһиме, исерткеч эчемлекләр ягына әйләнеп тә карамый. Һәм аек тормышка мондый шанс “Аеклык ноктасы” проектында катнашучы һәр кешегә бирелә. Шунысы игътибарга лаек, ул тулысынча түләүсез. 

“Аеклык ноктасы” проекты эчкечелек белән бәйле проблемалары аркасында ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү куркынычы янаган яисә балалары инде приютларга җибәрелгән гаиләләргә ярдәм итү бурычын куя. Быел әлеге проект кысаларында 8 нурлатлы тернәкләнү уза, аларның барысы да хатын-кызлар, – дип билгеләп үтте балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Ганиева. – Проектта катнашучылар апрельдән декабрьгә кадәр айга ике мәртәбә Казанның наркология диспансерына йөриләр. Программа психологик терапия һәм медикаментлар белән дәвалауны үз эченә ала. Моннан тыш, һәр катнашучыга карата индивидуаль тернәкләнү программасы төзелә, аның кысаларында психологлар, “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт, опека һәм попечительлек бүлекләре белгечләре, Россия МВДсының Нурлат районы буенча балигъ булманнар эшләре подразделениесе хезмәткәрләре һәр гаилә белән аерым эшлиләр. Балалар лагерь һәм санаторийларга җибәреләләр, таләп ителгән очракта өстәмә мәшгульлек мөмкинлекләре карала”. 

Гүзәл Васыйловна әйтүенчә, “Аеклык ноктасы” проектында катнашкан 20дән артыграк нурлатлының күпчелегендә уңай нәтиҗә күзәтелә. Аны ахырына кадәр үтеп бетерә алмыйча, зарарлы гадәтләренә кире кайтучы нурлатлыларга исә ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә чикләү яный. Димәк, исерткеч эчемлекләрне үз итүче һәр атаанага туры юлга басу мөмкинлеге бирелә, аның мөһимлеген аңлап, ярдәмне кабул итәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев