Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар бакчага сибә торган су өчен артыграк түли башладылар

Моның сәбәпләре нидә? Ни өчен нурлатлыларга алдан хәбәр бирмәгәннәр?

Июль ае өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә счет-квитанцияләр нурлатлыларны бакчага сипкән су өчен бәяләрнең кисәк үсүе белән “шатландырды”. Ни өчен дисезме? Чөнки халык 25 августка кадәр түләргә тиешле квитанцияләрдә үткән ике ай өчен исәп-хисап ясалган шактый зур сумма күрсәтелгән. 

Яз һәм җәй коры килсә, кешеләр бу хәлгә берникадәр аңлап та якын килгән булырлар иде әле бәлки, хәер – юктыр да. Әмма яңгырлар бит көн саен диярлек явып тора. Өстәвенә, кулланучыларга әлеге хезмәт өчен түләүләрнең артачагы турында да берәү дә хәбәр итмәгән. Әлеге хәлгә ачулары чыккан нурлатлылардан бу көннәрдә телефоныбызга бик күп дәгъвалар керә. 

Мәсәлән, авылларның берсендә яшәүче пенсионер ханым, квитанциясендә бакчага сипкән су өчен генә дә 2414 сум түләргә булуын күреп, аптырашка калган. 

“Үзем генә яшим, тиздән 80 тула инде. Бакчамда кечкенә генә суган түтәле бар, аның да яртысы яңгыр күп булу аркасында череде, әзрәк чөгендерем бар инде. Җәй буена да аларга бер лейка да су сипмәдем. Башта дәшмәдем, түләдем, юк-юк та чәчәкләргә су сипкәлим, галошларымны юып куям. Бәрәңгене дә нибары өч чиләк утырткан идем, аңа беркайчан су сипкәнем юк. Әмма ни өчен 2500 сумга якын акча түләргә соң?! – дип канәгатьсезлеген белдерде ул. – Алдан кисәткән булсалар соң инде...”

Пенсионер ханым әйтүенчә, июнь аенда ул коммуналь хезмәтләр өчен 2200 сумнан артыграк түләгән булган, июль өчен счетта инде 4530 сум килгән. Һәм ул хаклы түгел дип кем генә әйтер? Шәхси секторда яшәүче шәһәр халкы да ресурслар белән тәэмин итүче оешманың дәшми генә эш итүеннән зарлана. 

“Бүген абонентлар бүлегенә бакчага сипкән суга тариф ни өчен артты дигән сорауны бирер өчен көч-хәл белән генә шалтырата алдым. Минем 9 сутый җирем бар, аның яртысында корылмалар: өй, гараж, сарай урнашкан, ишегалдының бер өлеше асфальтланган. Редис, яшел суган, чәчәкләр өчен ачык җир берничә сутый калдымы икән. Әле бу яшелчәләргә дә мичкәдәге яңгыр суларын сибәм. Ә хәзер бакчага сипкән су өчен 2 мең сумнан артыграк түләргә кирәк дигән квитанция алдым, – дип уртаклаша ТөньякКөнчыгыш микрорайонында яшәүче берәү. – Башта ук халыкка хәбәр биреп булмый идемени? Барыбыз да счетчиклар куйдырган булыр идек...”

 Хәлгә ачыклык кертер өчен без “Промочистка” белән элемтәгә керергә булдык һәм абонент бүлегенә шалтыраттык. Телефон линиясенә шалтыратучылар күп булгангадыр, мөгаен, без бары тик 9нчы тапкыр җыйганнан соң гына чыга алдык. Анда аңлатма бирүләренчә, “су сипкән өчен” дигән хезмәткә норматив буенча түләүләр әле агымдагы елның маеннан ук арткан икән. Түләү исә май аеннан августка кадәр алына. 

“Элек бакчага сипкән су өчен түләү 2,5 сутыйдан чыгып исәпләнә иде. Май аеннан авыл җирлекләре өчен бу норматив – 5, шәһәр өчен – 4 сутыйга кадәр арттырылды. Моның белән килешмәгән милекчеләр “Промочистка”ның абонент бүлегенә мөрәҗәгать итеп, җир участогы һәм корылмаларның мәйданнары турында актуаль мәгълүматларны – ЕГРНнан выписка яки милек хокукы турында таныклыкның күчермәсен китерергә тиешләр. Әлеге үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы Карары нигезендә кертелде”, – дип аңлатма бирде “Промочистка”ның генераль директоры Рамил Шарапов. 

Моннан тыш, шул ук предприятие мәгълүматы буенча, әле берничә ай элек үк салкын су өчен норматив буенча түләүләрне исәпләгәндә дә арттырылган коэффициент кулланыла башлаган: элек ул 1,5 булса, хәзер – 3. Бу норма, техник мөмкинлекләр булуга карамастан, исәпләү приборлары урнаштырылмаган очракларда кулланыла. 

Шул ук вакытта Чулпан метеостанциясенә дә бу бакча сезонында никадәр явым-төшем булды икән дип шалтыраттык. 

“Майда 32,7 миллиметр явым-төшем булды, бу нормадан беразга гына кимрәк, шул ук вакытта айның өченче декадасында ул нормага карата 213 процент булды, – ди метеостанция начальнигы Наталия Клочкова. – Июньдә явым-төшемнәр нормасы 62 миллиметр булган булса, ай дәвамында ике тапкыр артыграк яңгыр яуды, июльнең икенче декадасында исә нормага карата 456 процент явым-төшем төште, ай дәвамында – 35 миллиметрга артыграк. Августның беренче декадасында да явымтөшемнәр нормасы арту ягында – 20 миллиметр урынына – 28,5”. 
.

..Кыскасы, халыкның ризасызлыгын аңларга була. Чөнки язын ук үз көченә кергән үзгәрешләр турында кисәтүләр абонентларга әле дә барып җитмәгән, аның каравы, “соңгы число” белән ясалган саллы сумма вакытында килеп ирешкән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев